САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Юл кагыйдәләрендә – яңалыклар

РФ Хөкүмәтенең 1993 елда чыккан «Юл йөрү кагыйдәләре турында»гы 1090 нчы санлы һәм 1994 елда кабул иткән «РФ территориясендә автомототранспорт чараларына дәүләт теркәве» турындагы 938 нче карарларына, 2012 елның 12 ноябрендә чыккан 1156 саны карары белән, үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешкә кадәр, транспорт чарасын йөртүче, 1090 нчы карарның 2.1.1 пункты нигезендә, полиция...

РФ Хөкүмәтенең 1993 елда чыккан «Юл йөрү кагыйдәләре турында»гы 1090 нчы санлы һәм 1994 елда кабул иткән «РФ территориясендә автомототранспорт чараларына дәүләт теркәве» турындагы 938 нче карарларына, 2012 елның 12 ноябрендә чыккан 1156 саны карары белән, үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешкә кадәр, транспорт чарасын йөртүче, 1090 нчы карарның 2.1.1 пункты нигезендә, полиция хезмәткәре таләбе буенча тикшерү өчен транспорт чарасы белән идарә итүгә ышаныч язуы (доверенность) күрсәтергә тиеш иде. Бу пункт төшеп калды, ягъни хәзер юлда йөргәндә, ышаныч язуы кирәкми. Ул техник карау үткәндә, транспорт чарасы белән чит илгә чыкканда, транспорт чарасын штрафстоянкадан алганда гына, кирәк булачак. Үзгәрешкә кадәр механик транспорт чараларын һәм арбаларны ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәү «Транзит» номерларының срогы чыкканчы яки транспорт чарасын алганнан соң 5 тәүлек эчендә башкарылырга тиеш иде, ә хәзер тәүлек саны 10га үзгәртелде. Медицина аптечкалары составларында да үзгәрешләр бар. Элек алар ГОСТ Р 41.27-99 таләпләре буенча тутырылган булса, хәзер ГОСТ 41.27-2001 гә үзгәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев