САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ышанычны югалтсаң, эшсез калуың ихтимал

Ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат ителгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр махсус реестрга кертеләләр.

Ышанычны югалткан дәүләт хезмәткәрләре кайбер очракларда эшсез калырга мөмкин.
“Коррупциягә каршы тору турында”гы 273 Федераль закон (25.12.2008) нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ышанычны югалту сәбәпле, түбәндәге очракларда хезмәтләреннән азат ителергә мөмкиннәр: үзе катнашкан мәнфәгать конфликтларын кисәтү яки көйләү буенча чаралар күрмәсә; үзенең, тормыш иптәшенең һәм балигъ булмаган балаларының кереме, мөлкәте, мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирмәсә яки ялган мәгълүмат бирсә; законда каралган очраклардан тыш, түләүле нигездә коммерция оешмасы идарәсендә катнашса; эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барса; идарә, попечительлек һәм күзәтчелек советлары, Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә яки Россия Федерациясе законында каралмаган очракта, чит илләрнең коммерциянеке һәм хөкүмәтнеке булмаган һәм аларның Россия территориясендә эшләүче структур бүлекчәләре органнары составына керсә. Моннан тыш, хезмәткәр, аңа буйсынган зат катнашучы мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү һәм көйләү буенча чаралар күрмәү һәм ышанычны югалту сәбәпле дә, эшеннән азат ителергә ихтимал. Эшсез калу куркынычы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәргә буйсынган затның мәнфәгатьләр кофликтына китерә торган кызыксынуы булган очракта да яный.

Дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең коррупцион хокук бозу нәтиҗәсендә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүе турындагы мәгълүматлар, акт чыгарылган көннән башлап, биш елга ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән затлар реестрына кертеләләр. Бу әлеге затларга алга таба дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә керү өчен киртә булып торачак.

Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев