САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Якташыбыз Гөлдания Хәйруллина суд юлын "таптый"

Яр Чаллы шәһәр судында карала торган эштә җырчы Гөлдания Хәйруллина зыян күрүче сыйфатында катнаша. 2015 елда аның «Газель» машинасын урлап киткәннәр. Ә ул машина җырчы өчен вафат булган ире Рөстәм турында истәлек булып торган. Машинаны йорт яныннан Сарманнан 25 яшьлек исерек халәттәге егет алып киткән һәм, бордюрга менеп, зыян китергән....

Яр Чаллы шәһәр судында карала торган эштә җырчы Гөлдания Хәйруллина зыян күрүче сыйфатында катнаша.

2015 елда аның «Газель» машинасын урлап киткәннәр. Ә ул машина җырчы өчен вафат булган ире Рөстәм турында истәлек булып торган.

Машинаны йорт яныннан Сарманнан 25 яшьлек исерек халәттәге егет алып киткән һәм, бордюрга менеп, зыян китергән. Ул үз гаебен танымый. Сүз уңаенда, әлеге егет элек алты тапкыр хөкем ителгән.

Ремонт 80 мең сумлык булган. Судта катнашу Гөлданиянең иҗат планнарына төзәтмә керткән. Хәзерге вакытта ул композитор иренең иҗатына багышланган хатирәләрне китапка туплау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев