САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Хәзер акчасыз гына түгел, машинасыз да каласың

Узган ел район судында исерек хәлдә машина йөртүчеләр белән бәйле 9 җинаять эше каралган.

Ике ел руль артына утыра алмаячак 

1991 елгы И., 2022 елның декабрендә, транспорт белән алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә идарә иткән өчен, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган. Аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф салынган һәм ул бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ләкин ул 2023 елның сентябрь аенда, ягъни җәза бирелгәннән соң бер ел да үтмәгән килеш, кабат алкогольле эчемлек эчкән хәлдә юл буенда калдырылган чит кеше машинасы руле артына утыра, нәтиҗәдә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан туктатыла. Алкотестерга өргәч, бер литр өреп чыгарылган һавада 0,550 мг алкоголь барлыгы ачыклана. И. гаебен тулысынча таный. Руль артына алкогольле эчемлек эчкән хәлдә утырган өчен инде бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыктан, икенче тапкыр эләккәч, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителә, ике елга транспорт йөртү белән бәйле эш башкару хокукыннан мәхрүм ителә. Машина хуҗасына кайтарыла.

Машинасыз да кала 

Т., җәмәгать судьясының 2021 елның 19 гыйнварында көченә кергән карары нигезендә, руль артына исерек хәлдә утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 30 мең сум штраф салынган, бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. 2023 елның 11 июнендә исерек хәлдә тагын руль артына утыра һәм ЮХИДИ инспекторы тарафыннан тоткарлана. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,968 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Т. гаебен тулысынча таный. Ул моңа кадәр хөкемгә тартылмаган, психиатр белән наркологта учетта тормый. Суд карары нигезендә 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителә, ике елга транспорт йөртү белән бәйле эш башкару хокукыннан мәхрүм ителә. Машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Карар үз көченә кергәнче үк кабат хокук бозган 

В. руль артына исерек хәлдә утыра, тикшерүдән баш тарта һәм 2020 елның 29 гыйнварында көченә кергән карар нигезендә административ җаваплылыкка тартыла: аңа 30 мең сум күләмендә штраф салына, бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Ләкин җәмәгать судьясының хөкем карары үз көченә кергәнче үк руль артына тагын эчкән хәлдә утыра. Нәтиҗәдә, кабат ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, тагын бер кат административ җаваплылыкка тартыла. Аңа кабат 30 мең сум штраф түләргә туры килә, бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителә. Ләкин болар В. га сабак булмый, 2022 елда исерек хәлдә кабат руль артына утыра һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,673 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Аңа карата 300 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп итү һәм ике елга транспорт йөртү белән бәйле эш башкару хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарыла. Автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Хатын-кызлар да хокук боза 

1984 елгы ханым — Л. моннан өч ел элек транспорт белән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән өчен шулай ук административ җаваплылыкка тартылган. 2023 елның җәендә ул исерек килеш кабат руль артына утыра һәм юл сагында торучылар кулына эләгә. Ул өреп чыгарган һавада 0,779 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Аның гаебе җинаять эше буенча җыелган дәлилләр белән дә раслана. Л. үз гаебен тулысынча таный. Психиатр һәм наркологта учетта тормый, кечкенә һәм балигъ булмаган балалары бар. Ул суд карары нигезендә 180 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителә һәм бер ел да алты айга транспорт йөртү белән бәйле хезмәт башкару хокукыннан мәхрүм ителә. Машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Күбрәк хокук бозган саен, җәзасы да артыграк була (Кузяков)

1985 елгы К. 2022 елның декабрендә ахырында исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 30 мең сум штраф салынган һәм ул бер ел да җиде айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ләкин суд карары нигезендә бирелгән җәзадан ул сабак алмый. 2023 елның май аенда, ягъни 2022 елда бирелгән административ җаваплылыктан соң бер ел да үтмәгән килеш исерек хәлдә кабат руль артына утыра һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ул инспекторның алкотестерга өрү турындагы таләбен үтәми. Шулай ук медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Суд утырышында үз гаебен тулысынча таный. 

— Чыннан да, ул көнне мин үз машинамда кибеткә азык-төлек алырга бардым. Документларымны тикшерү өчен, полиция хезмәткәрләре туктатты. Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булганлыктан, документым юк иде. Полиция хезмәткәрләре кичтән эчкән алкоголь исен дә сизеп алдылар, —ди ул. 

Ул 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп ителә, бер ел да ун айга транспорт йөртү белән бәйле эш башкару хокукыннан да мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев