САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Хатын-кыз ире пенсиясенә күчә аламы?

Сорау-җавап

Төркемдәшебездән шундый сорау керде: “Картым үлеп китте, мин аның пенсиясенә күчә аламмы?” Бу сорау белән без Пенсия фондының районара клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде:
- Ире үлеп киткән очракта, тормыш иптәше аның пенсиясенә күчә ала. Тик автоматик рәвештә генә күчеп булмый. Моның өчен Пенсия фондына килергә кирәк. Без аның мәрхүм ире пенсиясенең иминият өлешен карыйбыз һәм, хатынына күчергән очракта, пенсиянең ничек чыгачагын исәпләп карыйбыз. Пенсия алганда, ирнең пенсиясе хатыныныкыннан күбрәк булу – ул әле хатынына күчергәч, пенсия күбрәк чыгачак, дигән сүз түгел. Ирнең пенсиясен хатынына күчергәндә, ул башкачарак исәпләнә. Исәпләп карагач, пенсия күбрәк чыкса, без әлеге хатын-кызга гариза яздыртачакбыз, нинди документлар кирәклеген әйтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев