САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Утлы корал, дары, патрон саклаган өчен нинди җаваплылык каралган?

Район судыннан хәбәр итүләренчә, узган ел анда законсыз корал саклау белән бәйле 4 эш каралган, ә быелның өч аенда – 2 эш.

Судта мондый эшләр карала икән, димәк, районда өйләрендә корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлый торган җайланмалар саклаучы кешеләр бар. Тик шуны белеп торырга кирәк: мондый әйберләрне законсыз, ягъни рөхсәтсез саклаган өчен закон тарафыннан җинаять җаваплылыгы каралган.
Район авылларының берсендә яшәүче Р. да, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклауның куркыныч икәнлеген, андый матдәләрне саклауның нәтиҗәсе дә начар булачагын белә торып, рөхсәте булмаган килеш өендә дүрт металл банкада һәм ике кәгазь тартмада шартлагыч матдәләр саклый. Болар полиция хезмәткәрләре Р. яшәгән йорт адресы буенча тентү үткәргән вакытта табылалар. Нәтиҗәдә аңа закон каршында җавап бирергә туры килә. Ничек? Бу хакта газетабызның 7 апрель санында укый аласыз.

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев