САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Тиешсез җиргә чүп түгүчеләр каты җәзасын алачак

Тиешсез җиргә чүп түгүчеләр каты җәзасын алачак .

1 апрельдән 1 июньгә кадәр районда яшелләндерү-төзекләндерү санитар икеайлыгы игълан ителүе хакында хәбәр иткән идек инде без. Шул рәвешле авыл җирлекләрендә, оешма-предприятие территорияләрендә, шәхси хуҗалыкларда, капка төпләрендә, урамнарда, елга-су буйларында чистарту, җыештыру эшләре башкарылачак. Кар эреп беткән урыннарны, ихаталарын тәртипкә китерүне кайбер өлгер кешеләр башлады инде. Бу, бер яктан, бик яхшы. Әмма җыелган чүпне, агачлардан киселгән коры ботакларны тиешсез урынга түгү бер дә килешми һәм хезмәт кешесен бизәми. Мондый тискәре күренешләр, кызганычка каршы, инде булган. Беренче очракка катгый кисәтү алган кеше үзенең гаебен таныган. 
Хөрмәтле райондашлар! 
Тиешсез җиргә чүп түккән өчен, зур күләмдә штраф каралган. Административ комиссия членнары даими рәвештә тикшерү эшләре алып барачаклар. Чисталыкны саклау – авыр эш түгел, матурлыкны бергә булдырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев