САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте

Бүген районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе – муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә террор куркынычы туганда, Башкарма комитет һәм оператив төркемнең үзара хәрәкәт итү тәртибе, көчләр һәм чараларның әзерлеге, террор акты булган очракта, беренчел чараларны тормышка ашыру, террор актының нәтиҗәләрен киметү һәм бетерү турында иде. Аның буенча Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманов, эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Валерий Алексеев чыгышлары тыңланды. Валерий Алексеев шулай ук май аенда үткәреләчәк бәйрәмгә әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында күрелә торган куркынычсызлык чараларына тукталды. Район прокуроры Эльдар Сабиров, “Форпост” яшьләр берләшмәләре үзәге директоры Айгөл Гатауллина радикаль яшьләр арасында, социаль челтәрләрдәге деструктив төркемнәр белән профилактик эш алып баруның торышы һәм аны камилләштерү юллары турында сөйләделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров үз чыгышында дини сәбәпләр белән балаларын өйдә укытучы гаиләләр белән алып барыла торган профилактик эшнең торышын, “Кибердружина” отряды эшчәнлеген яктыртты. Авыл җирлекләрендә террорчылыкка каршы эшчәнлек торышы белән Карашай Саклау, Ләшәү Тамак авыл җирлекләре башлыклары Вероника Хөсниева һәм Илфат Хәбибуллин таныштырдылар.

Утырыш эшендә РФ куркынычысызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәре Рамил Нәҗмиев, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова тексты.

Илнур Сибгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X