САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Түбән Кама районында үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы противогазларда табылмаган

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Түбән Кама районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлаган кешеләрдән алынган противогазларда үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы табылмаган. Бу хакта "Татар-информ"га тикшерү эшенә якын булган үз чыганагы хәбәр итте. Искәртеп үтик, Түбән Камада 19 октябрь көнне 22 яшьлек Илназ Пиркин...

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Түбән Кама районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлаган кешеләрдән алынган противогазларда үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы табылмаган. Бу хакта "Татар-информ"га тикшерү эшенә якын булган үз чыганагы хәбәр итте.

Искәртеп үтик, Түбән Камада 19 октябрь көнне 22 яшьлек Илназ Пиркин полиция бүлегеннән чыккач үз-үзенә кул салганнан соң тикшерү эше кузгатылды. Билгеле булганча, егет үләр алдыннан үзен тоткарлаган полицейскийларның аны гаепләве, җәзалавы турында видеомөрәҗәгать калдырган. Аерым алганда, ул оперативникларның үзен кыйнауларын, противогаз кигертеп, кислород килүне туктатуларын хәбәр иткән.

Әлеге хәлдән соң Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, өч оператив хезмәткәр тоткарланган һәм кулга алынып, тикшерү изоляторына озатылган.

"Татар-информ"га билгеле булганча, 15 октябрьгә каршы төндә Илназ Пиркин дусты белән Түбән Камада яшәүче хатын-кызның 14нче модельле "Лада"сыннан автомагнитола урлаган. Автомобильдә ул хатын-кызның ир туганы йөргән.

Реклама

Хатын-кыз гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Татар-информ" чыганаклары буенча, Илназдан адвокат катнашында сорау алганнар. Моннан тыш, полиция бүлегеннән тикшерү кулында булган видеоязмада егетнең оперативниклар белән коридорда иркенләп йөрүе һәм хәтта алар белән тәмәке тартырга чыгуы күренә.

Оператив хезмәткәрләрне тоткарлау белән кабинетларыннан аларның шәхси әйберләре алынган. "Татар-информ"га билгеле булганча, экспертиза аларның берсендә дә Илназ Пиркинның ДНКсы булмавын ачыклаган, ә противогаз хуҗаларыныкы бик күпләп табылган.

Бу җәнҗаллы вакыйганы җентекләп өйрәнү тикшерүчеләргә тапшырылган. Барлык чаралар үткәрелгәннән соң, оперативникларның Илназ Пиркин үлеменә катышы бармы-юкмы икәнлеге ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X