Штрафлар артса да, кагыйдә бозалар
1 гыйнвардан штраф күләмнәре артты.
Сарман районы буенча суд участокларыннан алынган мәгълүматларга караганда, январь һәм февраль айларында аларда алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру белән бәйле – 3, тикшерүдән һәм медицина тикшерүеннән баш тарту белән бәйле 4 эш каралган. Исегезгә төшереп үтәбез: 1 нче участок җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиев 2 нче участокта да вакытлыча әлеге вазифаны башкара. Без аннан югарыда телгә алынган эшләр турында җентекләбрәк сөйләвен үтендек.
- Иң элек шуны әйтеп үтәсе килә: агымдагы елның 1 гыйнварыннан кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде. Бу алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә, тикшерү һәм медицина тикшерүеннән баш тартучыларга да кагыла. Моңа кадәр аларга бу төр хокук бозулар өчен 30 мең сум штраф салынса, яңа елдан аның күләме 45 мең сумга әйләнде.
Транспорт белән алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итүчеләргә килгәндә, гыйнвар, февраль айларында алар белән бәйле 3 эш каралды. Аларның 2се суд утырышына килде, 1се, эшне үзеннән башка гына карауларын сорап, телефонограмма җибәрде. Бер кеше судка яклаучы белән килде, үз гаебен танымады, руль артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утырмадым, диде. Ләкин аның гаебе утырышта тулысынча расланды. Шуны әйтеп үтәсе килә: ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклектә шикләнелеп тоткарланучыны алкотекторга өрдерү, беркетмә, акт төзү процессларын яки видеога яздыралар, яки бу процессларны ике пүнәтәй катнашында башкаралар. Бу очракта барлык процесс видеога яздырылган иде. Анда алкотекторга өрдерү, экранга чыккан күрсәткеч, тоткарланучының аның белән ризалашуы барысы да күренеп тора. Гаеплегә карата 45 мең сум штраф салу, аны бер ел да сигез айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Ни өчен ел да сигез ай, дигәндә, шуны әйтергә мөмкин: бу очракта карарны авырлаштыручы шартлар бар иде – ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозган һәм болар өчен җаваплылыкка тартылган булган. Өченче кеше исә үз гаебен таныды. Ләкин аңа штрафны 30 мең сум күләмендә салу турында карар чыгарылды чөнки ул юл хәрәкәте кагыйдәсен декабрь аенда – яңа закон үз көченә кергәнче бозган. Авырлаштыручы шартлары булмаганлыктан, транспорт йөртү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм ителде.
Ике айда алкотекторга өрүдән һәм медицина тикшерүеннән баш тарту белән бәйле 4 эш каралды. Дүрт кешенең берсе генә судка килде. Икесе алкотекторга өрүдән баш тарткан, берсе медицина тикшерүе үтәргә ризалашып, хастаханәгә барган, ләкин анда барып җиткәч, тикшерүдән баш тарткан. Дүртенчесе наркотик исереклек билгеләре белән тоткарланган булган. Ул алкотекторга өргән, ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа наркотикларга тикшерү үтәргә тәкъдим иткәннәр, ләкин ул кире каккан.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның барысы да яшь яки уртача яшьтәге кешеләр, ягъни – эш яшендәге гражданнар. Ә җәзалар, күргәнегезчә, йомшак түгел. Кагыйдә бозучының үзенә генә түгел, гаиләсенә дә зур зыян сала торган. Шуңа күрә руль артына утыручылардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен, аларга хөрмәт белән карауларын сорар идем.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев