САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлыларга бушлай юридик хезмәт күрсәтелә 

Сарманлыларга бушлай юридик хезмәт күрсәтелә .


Хәзерге сәгатьләрдә “Сарман” кинотеатры бинасында “Россия юристлар ассоциациясе”нең Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган, республика ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мобиль төркем район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтә. 
- 2011 елдан бирле урыннарга чыгып, муниципаль районнар халкына юридик ярдәм күрсәтәбез. Бөтен кеше дә дәүләт хезмәткәрләренә барып җитә алмый бит. Без берничә министрлык вәкилләрен тәкъдим итәбез. Халык төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итә. Күбрәк пенсия билгеләү, җир мәсьәләләре буенча чыккан бәхәсләр буенча киләләр. Хәтта милек бүлү буенча сорауларны хәл итәргә туры килә. Һәр ай саен бер районга чыгабыз. Халыкка реаль ярдәм күрсәтелә. Бу кабул итүләр республика Президенты тәкъдиме белән оештырылды, - ди “Россия юристлар ассоциациясе”нең Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Миңнуллин. 
Мондый ярдәм төркеме иртәгә, ягъни 20 апрельдә, көндезге 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Җәлил бистәсе (күпфункцияле үзәктә) халкын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев