САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманлылар лотерея мошенникларына ышанмыйлар

Лотереядагы отыш Төрле реклама акцияләре, лотерея уеннары үткәрү белән бәйле рәвештә, бигрәк тә радиостанцияләр катнашында булганда, мошенниклар аларны үз эчәнлекләрен яшерү һәм кешеләрне алдау өчен еш кулланалар. Дөрес, экспресс-түләү карточкалары акчаны счетка күчерү процедурасын гадиләштерделәр, ләкин шул ук вакытта мошенниклар өчен яңа мөмкинлекләр дә ачтылар. Бу ничек башкарыла соң? Сезнең...

Лотереядагы отыш

Төрле реклама акцияләре, лотерея уеннары үткәрү белән бәйле рәвештә, бигрәк тә радиостанцияләр катнашында булганда, мошенниклар аларны үз эчәнлекләрен яшерү һәм кешеләрне алдау өчен еш кулланалар. Дөрес, экспресс-түләү карточкалары акчаны счетка күчерү процедурасын гадиләштерделәр, ләкин шул ук вакытта мошенниклар өчен яңа мөмкинлекләр дә ачтылар. Бу ничек башкарыла соң? Сезнең кәрәзле телефонга үзен популяр радиостанциянең алып баручысы дип таныштыручы кеше шалтырата һәм радиостанция һәм мобиль элемтә операторы оештырган лотерея уенындагы эре отышыгыз белән котлый. Бу телефон, ноутбук, хәтта автомобиль дә булырга мөмкин. Призны алу өчен, бер минут дәвамында радиостанциягә шалтыратырга кирәк. Шалтыратучыга приз бүлеге хезмәткәре җентекләп уенның шартларын аңлата, исем-фамилияне һәм туган елыгызны атауны сорый, акциянең гаделлеге хакында дәлилләп ышандыра. Аннан соң абонентның экспресс-түләү картасыннан үз номерына акча күчерә аламы-юкмы икәнлеген белешә, бер сәгать эчендә күрсәтелгән суммага теләсә-кайсы номиналдагы экспресс-түләү картасын әзерләргә кирәклеген һәм, җиңүченең персональ номерын теркәү һәм бирү өчен, тагын бер тапкыр шалтыратырга кирәклеген аңлата. Нинди номерга шалтыратырга кирәклеген, приз алу өчен нишләргә кирәклеген әйтә. Моның өчен, ягъни шатлыклы вакыйганы рәсмиләштерү өчен, шундый-шундый көнне 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр паспорт, кәрәзле телефон, персональ номер белән күрсәтелгән адрес буенча килергә кирәк була. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында абонент бер сәгать эчендә экспресс-карта сатып ала алмый икән, алга таба нишләргә кирәклеге турында сөйләшү өчен барыбер шалтыратырга тиеш була. Соңыннан мошенник картаны активлаштыру тәртибен өйрәтә: саклагыч катламны бозарга, приз бүлегенә шалтыратырга, элемтә операторга күчкән очракта - үзеңнең кодларыңны хәбәр итәргә. Янәсе, оператор аларны абонент номерына активлаштыра, ә приз бүлеге аның дөрес эшлиме-юкмы икәнлеген контрольдә тота, соңыннан аңа персональ номер бирә һәм "җиңүче" шуның белән приз артыннан барырга тиеш була. Әгәр сез картаны үз номерыгызга үзегез активлаштырырга һәм кәрәзле элемтә компаниясеннән раслаучы документлар белән үзегез килергә тәкъдим итсәгез, моны "реклама акциясенең кагыйдәләрен бозу" дип игълан итәчәкләр.

Банк картасы ПИН-коды аша

Банк картасы - түләү башкару һәм банкка бармыйча гына счеттагы акча белән идарә итү өчен кулланыла торган инструмент. Ләкин банк карталарын файдалануның гадилеге мошенниклар өчен күп "тишек"ләр калдыра. Бу ничек була соң? Сезгә "банк картагыз блокировкаланган" дигән хәбәр килә. Соңыннан сезгә, җентекле мәгълүмат алу өчен, билгеле бер номерга түләүсез шалтыратырга тәкъдим итәләр. Сез бу номерга шалтыраткач, сезгә "серверда тоткарлык" диләр һәм, яңадан теркәү өчен, карта номерыгызны һәм ПИН-кодыгызны әйтүне сорыйлар. Ә чынлыкта исә хәл болай тора. Сезне талау өчен, мошенникка сезнең счет номеры гына кирәк. Мондый очракта нишләргә? Картагызның реквизитларын хәбәр итәргә ашыкмагыз! Бер генә оешма да, шул исәптән банк та, сезнең ПИН-кодыгызны таләп итәргә хокуклы түгел. Картагызның блокировкаланган булуы турындагы мәгълүматны тикшерү өчен, банкның клиентлар хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Сезгә, мөгаен, серверда тоткарлык булмаганлыгы һәм картагызга банкның хезмәт күрсәтүе турында хәбәр итәчәкләр.

Соңгы вакытта пластик карталар белән мошенниклык очраклары арта бара. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Картагызның ПИН-кодын беркайчан да беркемгә дә әйтмәгез. Иң яхшысы - аны исегездә калдырыгыз. ПИН-кодны картагыз белән сакларга яки аңа язып куярга ярамый. Урлатканнан яки югалтканнан соң, сез аны хәтта блокировкаларга да өлгермәячәксез. Картагыздан файдаланырга беркемгә дә рөхсәт итмәгез. Бу - андагы акчагызны санамыйча, кошелегыгызны кемгә дә булса бирү белән бер. Банкомат дөрес эшләмәсә яки озак вакыт көтү режимында торса, аннан файдаланудан баш тартыгыз. Аның мошенниклар тарафыннан яңадан программалаштырылган булуы ихтимал. Банк картасы белән операция башкарганда, өченче затларның киңәшеннән яки ярдәменнән файдаланмагыз.Үзегезнең банк белән элемтәгә керегез - ул карта белән эшләү буенча консультация хезмәтләре күрсәтергә бурычлы.

Барлык мошенниклык фактлары буенча түбәндәге телефоннар буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз: 2-47-30, 2-49-02, 02.

Ленар Гарифуллин, полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев