САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда ЮХИДИ инспекторлары чираттагы рейд үткәрде

Кичә, 30 июльдә, район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрелде. Аның барышында 17 юл кагыйдәсен бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Болар арасында куркынычсызлык каешларын кулланмыйча йөрүчеләр, җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар, махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүчеләр бар, һәм шулай ук вакытында...

Кичә, 30 июльдә, район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрелде. Аның барышында 17 юл кагыйдәсен бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Болар арасында куркынычсызлык каешларын кулланмыйча йөрүчеләр, җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар, махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүчеләр бар, һәм шулай ук вакытында ЮХИДИ штрафын түләмәүче 1 кеше ачыкланды. Гомумән, ел башыннан 13 688 юл кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 8772 се видеофиксаторлар ярдәме белән. Шулай ук 77 - спиртлы эчемлек кулланган килеш автотранспорт белән идарә итүче, 179 - каршы як хәрәкәт полосасына чыгучы, 184 - вакытында ЮХИДИ штрафларын түләмәүче тоткарланган. Гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгәчә район территориясендә 29 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аларда 6 кешенең гомере өзелде, 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев