САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча утырыш үтте

17 апрельдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул кереш сүз белән чыгып, республикада узган утырыш карарлары белән, районда бу өлкәдә эш торышы белән таныштырды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Миңнеголов комиссиянең узган...

17 апрельдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул кереш сүз белән чыгып, республикада узган утырыш карарлары белән, районда бу өлкәдә эш торышы белән таныштырды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Миңнеголов комиссиянең узган елгы эш нәтиҗәләренә тукталды. Район прокуроры Ришат Галимов үз чыгышында хокук бозуларны кисәтү буенча прокуратура тарафыннан башкарылган эшләрне яктыртты. Контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрданова Азалак авыл җирлегендә узган тикшерүләр нәтиҗәләрен бәян итте, булган кимчелекләрне атады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү буенча хезмәт күрсәтү, электрон чират хакында мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева сөйләде. Соңыннан фикер алышулар булды, комиссия утырышы карары чыгарылды.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев