САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда рейд вакытында автотранспорт таныклыгыннан мәхрүм ителгән тракторчы ачыкланды

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә редакция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен рейдка чыктылар. Рейдның башында ук бер трактор йөртүчесе тавыкны бәрдерде. Юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов һәм аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов тракторны туктаттылар. Тикшерү трактор йөртүче ир-атның автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән...

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә редакция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен рейдка чыктылар. Рейдның башында ук бер трактор йөртүчесе тавыкны бәрдерде. Юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов һәм аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов тракторны туктаттылар. Тикшерү трактор йөртүче ир-атның автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуын һәм таныклыкны вакытында тапшырмавын күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, 30 июньгә кадәр районда "Трактор-прицеп" операциясе бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев