САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман-Яңа Әхмәт юлында һәлакәт

17 июль көнне 19 сәг. 10 минутта Сарман - Яңа Әхмәт юлының 1км.да 16 яше тулмаган балалар катнашында юл һәлакәте була. ВАЗ - 111830 автомашинасын йөртүче, 1983 нче елгы гражданин (аның автотранспорт йөртү стажы 3 ел), юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 нче пунктын бозып, куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм алгы тәгәрмәче...

17 июль көнне 19 сәг. 10 минутта Сарман - Яңа Әхмәт юлының 1км.да 16 яше тулмаган балалар катнашында юл һәлакәте була. ВАЗ - 111830 автомашинасын йөртүче, 1983 нче елгы гражданин (аның автотранспорт йөртү стажы 3 ел), юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 нче пунктын бозып, куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм алгы тәгәрмәче шартлау нәтиҗәсендә, юл кырына төшеп әйләнә. Транспорт салонында йөртүчедән башка 3 пассажир була, шуларның икесе балалар. Балалар арткы утыргычта махсус креслода урнаштырылган була. Һәлакәт нәтиҗәсендә бер бала, аның әнисе тән җәрәхәтләре алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев