САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман урамнарында “Атлаучы автобус” йөри

Сарман урамнарында “Атлаучы автобус” йөри.

Бүген шул исемдәге акция кысаларында район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары – зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлеге начальнигы Алсу Ситдикова, ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Радик Сәлимов җитәкчелегендә җәяүле прогулкага чыктылар, светофор янында булып, юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы белемнәрен ныгыттылар. Радик абыйлары аларга юлны чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерде. Алсу һәм тәрбияче апалары сораулар ярдәмендә аларның белемнәрен тагын бер кат тикшерделәр. Соңыннан Алсу Ситдикова һәм Радик Сәлимов балаларга киемгә ябыштыра торган яктылык кайтаручы билгеләр бүләк иттеләр. 
Шунысы яхшы: балалар сорауларга дөрес җавап бирделәр. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова да аларның белемнәрен тикшереп карады һәм җаваплардан канәгать калды. 
Әлеге акция балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балаларның юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X