САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман укучылары хокук буенча белемнәрен сынадылар

1-30 апрель көннәрендә район суды Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин - судья...", "Суд: ул нинди булырга тиеш?" дигән темаларга сочинениеләр конкурсы үткәрде. Эшләрне судьялардан һәм район суды ярдәмчесеннән торган махсус комиссия бәяләде. Район суды һәм комиссия рәисе Ринат Хәйбрахманов җиңүчеләрне тәбрикләп, кубок һәм дипломнар...

1-30 апрель көннәрендә район суды Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин - судья...", "Суд: ул нинди булырга тиеш?" дигән темаларга сочинениеләр конкурсы үткәрде. Эшләрне судьялардан һәм район суды ярдәмчесеннән торган махсус комиссия бәяләде. Район суды һәм комиссия рәисе Ринат Хәйбрахманов җиңүчеләрне тәбрикләп, кубок һәм дипломнар тапшырды, сочинениеләре уңышлы дип табылган укучыларны билгеләп үтте. Барлык катнашучылар да сертификатка ия булдылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова конкурсның укучыларның хокук буенча белемнәрен үстерүдәге әһәмиятен билгеләп үттеләр, мондый бәйгеләрнең киләчәктә дә үткәрелеп торуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев