САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелде

Рес­пуб­ли­ка­да про­фи­лак­тик учет­та то­ру­чы­лар, шул исәп­тән җи­на­ять һәм хо­кук җа­вап­лы­лы­гы­на шарт­лы рә­веш­тә хө­кем ител­гән­нәр та­ра­фын­нан кы­лы­на тор­ган җи­на­ять­ләр ар­та ба­ра. Опе­ра­тив хәл­не тот­рык­лы­лан­ды­ру, ка­бат яса­ла тор­ган җи­на­ять­ләр­не бул­дыр­мау, эч­ке эш­ләр ор­ган­на­рын­да, җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­лә­рен­дә учет­та то­ру­чы зат­лар бе­лән алып ба­ры­ла тор­ган эш­чән­лек­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген арт­ты­ру, алар­ның ка­бат җи­на­ять кы­лу­ы­на юл куй­мау...

Рес­пуб­ли­ка­да про­фи­лак­тик учет­та то­ру­чы­лар, шул исәп­тән җи­на­ять һәм хо­кук җа­вап­лы­лы­гы­на шарт­лы рә­веш­тә хө­кем ител­гән­нәр та­ра­фын­нан кы­лы­на тор­ган җи­на­ять­ләр ар­та ба­ра. Опе­ра­тив хәл­не тот­рык­лы­лан­ды­ру, ка­бат яса­ла тор­ган җи­на­ять­ләр­не бул­дыр­мау, эч­ке эш­ләр ор­ган­на­рын­да, җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­лә­рен­дә учет­та то­ру­чы зат­лар бе­лән алып ба­ры­ла тор­ган эш­чән­лек­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген арт­ты­ру, алар­ның ка­бат җи­на­ять кы­лу­ы­на юл куй­мау мак­са­тын­нан, 24 ок­тябрь­дән 31енә ка­дәр "Шарт­лы хө­кем ите­лү­че" опе­ра­ци­я­се үт­кә­рел­де. Опе­ра­ция ба­ры­шын­да җә­за үтү тәр­тип­лә­рен боз­ган зат­лар­ны ачык­лау­га, алар­га ка­ра­та ти­еш­ле ча­ра­лар кү­рү­гә игъ­ти­бар би­рел­де. По­ли­ци­я­нең учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры, ба­лигъ бул­ма­ган­нар бе­лән эш­ләү төр­ке­ме хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бер­лек­тә рейд­лар үт­кә­рел­де. Рейд­лар ва­кы­тын­да шарт­лы хө­кем ител­гән­нәр бе­лән бер­рәт­тән ирек­тән мәх­рүм итү урын­на­рын­нан ва­кы­тын­нан ал­да азат ител­гән­нәр, ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр, нар­ко­тик­лар­га бәй­ле­лек­тән ин­те­гү­че­ләр һәм эч­ке эш­ләр ор­ган­на­рын­да, җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­сен­дә учет­та то­ру­чы баш­ка зат­лар да тик­ше­рел­де. Бү­ген­ге көн­дә бу ор­ган­нар­да 500дән ар­тык ке­ше исәп­тә то­ра. Опе­ра­ция ба­ры­шын­да 200 ти­рә­се ке­ше тик­ше­рел­де. Алар­ның яшәү шарт­ла­ры игъ­ти­бар­га алын­ды, алар һәм алар­ның якын­на­ры бе­лән про­фи­лак­тик әң­гә­мә­ләр үт­кә­рел­де. Өч шарт­лы рә­веш­тә хө­кем ите­лү­че­гә ка­ра­та - сы­нау сро­гын озай­ту һәм өс­тә­мә җа­вап­лы­лык йөк­ләү, ә бер ке­ше­гә ка­ра­та шарт­лы рә­веш­тә­ге хө­кем­не ки­ре алу ту­рын­да суд­ка ма­те­ри­ал­лар җи­бә­рел­де. Ун ке­ше­гә яз­ма­ча ки­сә­тү ясал­ды.

Бу хак­та җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­се­нең ра­йон фи­ли­а­лы на­чаль­ни­гы Ил­фир Нәҗ­ми­ев хә­бәр ит­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев