САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклыландыру, икенче тапкыр җинаять юлына басуны булдырмау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, алар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 17-24 март көннәрендә "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде. Аның барышында эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы...

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклыландыру, икенче тапкыр җинаять юлына басуны булдырмау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, алар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 17-24 март көннәрендә "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде. Аның барышында эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы һәм тәртипсез тормыш алып баручы, җәза үтү шартларын бозучы затлар ачыкланырга тиеш иде. Бу чарада полициянең участок уполномоченныйлары, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме дә катнашты. Рейдлар вакытында, югарыда телгә алынган затлар белән беррәттән, алкоголь һәм наркотик матдәләр белән мавыгучылар да тикшерелде. Бүгенге көндә эчке эшләр органнарында һәм җәза үтәтү инспекциясендә шартлы рәвештә хөкем ителүче 100 кеше исәптә тора. Операция вакытында аларның 91 е тикшерелде. Шулай ук яшәү шартлары өйрәнелде, алар һәм аларның якыннары белән әңгәмәләр үткәрелде. Җәмәгать тәртибен бозучыларга карата чаралар күрелде. Ике шартлы рәвештә хөкем ителүче затка карата, сынау срогын озайту һәм өстәмә бурычлар йөкләүне хәл итү өчен, материаллар судка җибәрелде. 10 кешегә язмача кисәтү ясалды. Суд тарафыннан билгеләнгән бурычлар һәм чикләүләрне үтәмәгән өчен, 3 кеше иректән мәхрүм ителү урыннарына җибәрелде.

Илфир Нәҗмиев, җәза үтәтү инспекциясенең район филиалы начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев