САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында исерекләргә каршы бергәләп көрәшәләр

Уз­ган ел­ның де­каб­рен­нән Та­тарс­тан­да "Ан­типь­янь" со­ци­аль про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Бу ак­ция кы­са­ла­рын­да ре­дак­ция жур­на­лист­ла­ры, ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бер­лек­тә, руль ар­тын­да исе­рек хәл­дә бул­ган шо­фер­лар­ны ачык­лау рейд­ла­ры­на чы­гып то­ра­лар. Рейд ва­кы­тын­да төр­ле хәл­ләр бул­га­лый икән: бер­сен­дә ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре Җә­лил эчен­дә 20 ми­нут ти­рә­се исе­рек шо­фер­ны ку­ып йөр­гән­нәр, ише­гал­дын­да­гы чы­га ал­мас­лык җир­гә...

Уз­ган ел­ның де­каб­рен­нән Та­тарс­тан­да "Ан­типь­янь" со­ци­аль про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Бу ак­ция кы­са­ла­рын­да ре­дак­ция жур­на­лист­ла­ры, ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бер­лек­тә, руль ар­тын­да исе­рек хәл­дә бул­ган шо­фер­лар­ны ачык­лау рейд­ла­ры­на чы­гып то­ра­лар.

Рейд ва­кы­тын­да төр­ле хәл­ләр бул­га­лый икән: бер­сен­дә ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре Җә­лил эчен­дә 20 ми­нут ти­рә­се исе­рек шо­фер­ны ку­ып йөр­гән­нәр, ише­гал­дын­да­гы чы­га ал­мас­лык җир­гә ки­леп кер­гәч ке­нә, тәртип бозучы тук­та­ган. Сар­ман­да да бер шо­фер, хез­мәт­кәр­ләр тук­тат­кан­га ка­рап тор­мый­ча, юлын дә­вам итә. Күп тә үт­ми, Ка­ра Кар­шы чиш­мә­ янын­да, ма­ши­насы белән "әй­лә­нә". Ба­рып ка­ра­са­лар, руль ар­тын­да ке­ше юк, арт­та­гы утыр­гыч­лар­да гы­на бер­әү уты­ра. Ан­нан ачык­лан­ган­ча, те­ге исе­рек ке­ше кур­кы­ныч­сыз­лык ка­е­шын эләк­тер­мә­гән бу­ла һәм, ма­ши­на әй­лән­гән­дә, аны арт­кы утыр­гыч­ка "ыр­гы­та". Исе­рек­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә бер­нин­ди дә зы­ян кил­ми.

- Исе­рек шо­фер­лар, то­тыл­гач кы­на, якын­на­ры ту­рын­да ис­кә тө­ше­рә баш­лый­лар, "ма­ши­на­сыз хә­зер ниш­ләр­мен соң, ми­нем бит га­и­лә­мне ту­ен­ды­ра­сым бар", дип, җи­бә­рү­лә­рен үте­нә­ләр. Иң беренче чиратта, ахыры ни рәвешле бетәргә мөмкинлеген уйларга кирәк. Юл­да бә­ла-ка­за чы­га­нак­ла­рын без юк итәр­гә ти­еш, - ди­ләр ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре.

Ел ба­шын­нан ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре белән 7 ава­рия оч­ра­гы тер­кәл­де, нә­ти­җә­дә 15 ке­ше зы­ян күр­де, 4 е һә­лак бул­ды. 17 шо­фер исе­рек хәл­дә тот­кар­лан­ды.

Га­зе­та уку­чы­лар исе­рек ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр кат­на­шын­да бул­ган ви­део­яз­ма­лар­ны sarmangazetam11@mail.ru ад­ре­сы­на җи­бә­рә ала­лар. Ха­лык исе­рек шо­фер­лар­ның юл­лар­да нин­ди кур­кы­ныч хәл­ләр ки­те­реп чы­гар­ган­на­рын бел­сен өчен, бу яз­ма­лар ин­тер­нет чел­тә­рен­дә ур­наш­ты­ры­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев