САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман районында "Игътибар – балалар!" чарасының беренче этабы төгәлләнде

"Игътибар - балалар!" массакүләм профилактик чарасының беренче этабы төгәлләнде. Ул 19 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итте. Бу чорда балалар учреждениеләре, алар күп була торган урыннарга игътибар көчәйтелде, юллар, юл билгеләре тагын бер кат тикшерелде. Шулай ук постлар эшләде, транспорт чараларының тизлек режимы, кагыйдә бозучы җәяүлеләр контрольдә тотылды. Шулай ук...

"Игътибар - балалар!" массакүләм профилактик чарасының беренче этабы төгәлләнде. Ул 19 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итте.

Бу чорда балалар учреждениеләре, алар күп була торган урыннарга игътибар көчәйтелде, юллар, юл билгеләре тагын бер кат тикшерелде. Шулай ук постлар эшләде, транспорт чараларының тизлек режимы, кагыйдә бозучы җәяүлеләр контрольдә тотылды. Шулай ук махсус балалар утыргычларыннан башка пассажир балалар йөртүче шоферлар ачыкланды. Моннан тыш, инспекция хезмәткәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә аңлату эшләре алып бардылар. Ләкин, шуңа да карамастан, профилактик чара барышында Сарман районы территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды. Операция башлангач та 23 май көнне Җәлил бистәсендә дүртенче сыйныф укучысы велосипедта йөргән вакытта, кинәт машина юлына килеп чыга һәм аны ВАЗ-21099 машинасы бәрдерә. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре белән Җәлил хастаханәсенә китерелә. Шулай ук район Сабантуе көнне дә җәяүле бала бәрдерү очрагы теркәлде. Сарманның Энергетиклар урамында Fiat автобусы юлдан баручы җәяүле үсмер кызны бәрдерә. Кыз тән җәрәхәтләре алf. Моннан тыш, Әлмәт районы ЮХИДИ бүлекчәсеннән безнең район баласы катнашында һәлакәт булуы турында да безгә мәгълүмат килде. Әлмәт районының Яңа Михайловка-Яңа Кәшер юлында иртәнге 4:00 сәгатьтә ВАЗ-2109 автомобилендә Сарман районы гражданины тизлекне арттыру нәтиҗәсендә каршы яктагы кюветка төшеп каплана. Ә машина эчендә Җәлилдән сигезенче сыйныфта укучы пассажир кыз бала була. Һәлакәт нәтиҗәсендә бала, аягы сынып, Әлмәт медик-санитар бүлегенә озатыла. Ә йөртүче үзе һәлакәт урыныннан китә. Моңа кадәр аның автотранспорт йөртү таныклыгы һәм йөртү стажы гомумән булмавы ачыклана.

Балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан яшь юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелде. Мисал өчен, бер ай эчендә ЮХИДИ һәм ПДН инспекторлары тарафыннан кагыйдә бозучы алты җәяүле, егерме бер велосипедчы, ике скутер йөртуче бала кисәтелде. Бу очраклар турында аларның укыган урыннарына хәбәр ителәчәк. Балалар мондый кагыйдә бозуларның ахыры аянычлы тәмамлану ихтималын аңласыннар һәм бу турыда онытмасыннар иде. Балаларның әти-әниләренә шуны искәртәсе килә: операция төгәлләнде, тик бу юл хәрәкәте кагыйдәләренә, балаларга игътибарны киметергә мөмкин дигән сүз түгел. Алар иминлеге безнең - өлкәннәр кулында. Урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында һәрвакыт искәртеп тору, аңлату балалар иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәр.

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев