САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман прокуратурасы кеше хокуклары сагында тора

12 гыйнварда про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үт­те­ләр. Бу бәй­рәм­нең та­ри­хы 292 ел элек Петр 1 бо­е­ры­гын­нан соң баш­ла­нып ки­тә. Шул ва­кыт­та ук про­ку­ра­ту­ра ал­ды­на ку­ел­ган төп ва­зи­фа бу­лып конт­роль һәм кү­зә­тү эш­чән­ле­ге тор­ган. Бү­ген дә иле­без­дә ке­ше хо­кук­ла­ры, ире­ге һәм дәү­ләт­нең за­кон­лы мән­фә­гать­ләре сак­ла­ну­ны про­ку­ра­ту­ра­ның хез­мә­те тәэ­мин итә....

12 гыйнварда про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үт­те­ләр. Бу бәй­рәм­нең та­ри­хы 292 ел элек Петр 1 бо­е­ры­гын­нан соң баш­ла­нып ки­тә. Шул ва­кыт­та ук про­ку­ра­ту­ра ал­ды­на ку­ел­ган төп ва­зи­фа бу­лып конт­роль һәм кү­зә­тү эш­чән­ле­ге тор­ган. Бү­ген дә иле­без­дә ке­ше хо­кук­ла­ры, ире­ге һәм дәү­ләт­нең за­кон­лы мән­фә­гать­ләре сак­ла­ну­ны про­ку­ра­ту­ра­ның хез­мә­те тәэ­мин итә. Без­нең ра­йон­да кем­нәр баш­ка­ра соң бу хез­мәт­не? Ни­чег­рәк үтә алар­ның эш көн­нә­ре? 2013 ел­да нин­ди хо­кук бо­зу­лар бул­ган? Шу­шы со­рау­лар­га җа­вап эз­ләп, без Сар­ман ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы­на юл тот­тык.

Про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эш көн­нә­ре үт­кә­не­нә нә­ти­җә ясап баш­ла­на, баш­ка­ры­ла­сы эш­ләр план­лаш­ты­ры­ла. 9 дан 11 сә­гать­кә ка­дәр про­ку­ра­ту­ра­да по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен оч­ра­тыр­га бу­ла, чөн­ки нәкъ ме­нә шу­шы ва­кыт­та про­ку­рор урын­ба­са­ры Ай­нур Хаҗиев алар­ның эш­чән­ле­ген тик­ше­рә. Хез­мәт­кәр­ләр суд­лар­да кат­на­ша­лар, тик­ше­рү ма­те­ри­ал­ла­рын ка­рый­лар, га­ри­за­лар­га җа­вап би­рә­ләр. 2013 ел­да 146 га­ри­за кер­гән һәм алар­ның ба­ры­сы­на да җа­вап би­рел­гән. Күп­че­ле­ге хез­мәт ха­кы­на һәм хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ге­нә ка­ра­та язы­ла икән. Суд­ка 85 җи­на­ять эше, 486 дәгъ­ва га­ри­за­сы җи­бә­рел­гән. 139 предс­тав­ле­ние, 143 про­тест кер­тел­гән. 70 ад­ми­нист­ра­тив про­из­водст­во куз­гал­тыл­ган. Алар ха­лык мө­рә­җә­га­те буенча да куз­гатылалар. Мәсә­лән, бер күп­кат­лы йорт­тан "без­нең су сый­фа­ты на­чар" - дип хә­бәр кил­гән. Тик­ше­рү­ләр үт­кәрелеп, су­ сый­фа­тының, чын­нан­ да, нор­ма­га ту­ры кил­мәве ачыкланган. Җа­вап­лы ке­ше­ләр­не ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык­ка тарт­кан­нар.

Без булган көнне прокуратурага мөрәҗәгать иткән берничә кешенең фикерен дә тыңлап карыйк.

Ги­нар Габд­рах­ма­нов:

- Про­ку­ра­ту­ра­ хезмәткәрләре бик ты­рыш, эш сә­гать­лә­ре бе­лән дә хи­сап­лаш­мый­лар алар. Ал­га та­ба да шу­лай ук эш­лә­сен­нәр. Аларга зур уңыш­лар телим.

Гос­ма­нов Ра­дик, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы:

- Без про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ли­без, күрсәтмәләрен үтәп то­ра­быз. Нин­ди со­рау­лар ту­са да, алар­ны һәр­ва­кыт уңай хәл итә­без. Эш­лә­ре бик җа­вап­лы, кат­лау­лы. Ар­мый-тал­мый эш­лә­сен­нәр.

Фә­рит На­сый­бул­лин, Аз­на­кай ра­йо­на­ра тик­ше­рү бү­ле­ге тик­ше­рү­че­се:

- Элек тик­ше­рү ко­ми­те­ты про­ку­ра­ту­ра­га ка­рый иде. Шу­ңа кү­рә бу бәй­рәм­не бе­з ү­зе­без­не­ке дә итеп ка­бул итә­без. Без­нең бит мак­сат бер - ул җи­на­ять­че­лек бе­лән кө­рәш.

Ха­лык­тан кер­гән бар­лык мө­рә­җә­гать­ләр­не, со­рау­лар­ны про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре җен­тек­ләп ка­рый­лар, тик­ше­рә­ләр һәм ва­кы­тын­да җа­вап би­рә­ләр. Нәкъ ме­нә шу­ның өчен дә про­ку­ра­ту­ра­да ке­ше өзел­ми, ха­лык алар­га ыша­на.

Сүз уңаеннан

Сарман прокуратурасы хезмәткәрләре белән таныш булыгыз (фотода сулдан уңга таба):

Га­ли­мов Ри­шат Ри­нат улы, Сар­ман ра­йо­ны про­ку­ро­ры, юс­ти­ция со­вет­ни­гы, 1978 ел­ның 26 ян­ва­рен­дә Җә­лил бис­тә­сен­дә ту­ган. Өй­лән­гән, ике улы бар.

Ке­ше­ләр­не нин­ди сый­фат­лар­ы бу­ен­ча бә­я­ли: намуслылык, эшкә мәхәббәт, максатка омтылучанлык.

Ха­җи­ев Ай­нур Нә­җип улы, Про­ку­рор урын­ба­са­ры, юс­ти­ция со­вет­ни­гы, 1980 ел­ның 22 фев­ра­лен­дә Сар­ман авы­лын­да ту­ган. Өй­лән­гән, улы һәм кы­зы бар.

Ке­ше­ләр­не нин­ди сый­фат­лар­ы бу­ен­ча бә­я­ли: җаваплылык, әдәплелек, төгәллек.

Сә­ли­мо­ва Гү­зәл Фә­нис кы­зы, Про­ку­рор яр­дәм­че­се, 1991 ел­ның 4 мар­тын­да Аз­на­кай шә­һә­рен­дә ту­ган. Кия­ү­дә тү­гел.

Ке­ше­ләр­не нин­ди сый­фат­лар­ы бу­ен­ча бә­я­ли: эчкерсезлек һәм ышанычлылык.

Ла­тый­по­ва Ин­ди­ра Ни­яз кы­зы, Өл­кән бел­геч, 1985 ел­ның 5 мар­тын­да Сар­ман авы­лын­да ту­ган. Кия­ү­дә тү­гел.

Ке­ше­ләр­не нин­ди сый­фат­лар­ы бу­ен­ча бә­я­ли: тыйнаклык, намуслылык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев