САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарман гимназиясе укучылары суд департаменты проектында катнаштылар

Республикада икенче ел рәттән Суд департаменты идарәсенең “Гадел хөкем: А дан Я га кадәр” проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Суд департаменты идарәсе арасындагы килешү нигезендә, анда республика мәктәпләре укучылары катнаша.

Проект кысаларында узган җомгада Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары белән аларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган “Ә судьялар кем?” дигән темага шөгыль үткәрелде. Аны җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиев уздырды. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда район суды судьясы ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова “Суд бара” дигән рольле мәгълүмати уен үткәрде. 
Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев