САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Салкын Чишмә-Александровка юлында - тагын һәлакәт

2 нче июль көнне 19 сәгать 10 минутта Салкын Чишмә - Александровка юлының 5 нче километрында (Җәлил бистәсе) юл фаҗигасе булды. "Киа Пиканто" автомашинасын йөртүче, 1963 нче елгы Г. Р., җәяүлене үткәрер өчен, җәяүлеләр кичүе алдында туктап торганда "Хундай Элантра" автомашинасын йөртүче, 1962 нче елгы Х. А., юл йөрү кагыйдәләренең...

2 нче июль көнне 19 сәгать 10 минутта Салкын Чишмә - Александровка юлының 5 нче километрында (Җәлил бистәсе) юл фаҗигасе булды. "Киа Пиканто" автомашинасын йөртүче, 1963 нче елгы Г. Р., җәяүлене үткәрер өчен, җәяүлеләр кичүе алдында туктап торганда "Хундай Элантра" автомашинасын йөртүче, 1962 нче елгы Х. А., юл йөрү кагыйдәләренең 10.1.,2,7., 9.10. пунктларын бозып, тизлекне чамадан тыш арттырып, алда торучы "Киа Пиканто" автомашинасына кадәр дистанцияне саклый алмый һәм алар бәрелешәләр. Автомашиналар бәрелешүе нәтиҗәсендә, җәяүле - 1961 нче елгы С. Г. ны бәрдерәләр. "Хундай Элантра"ны йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган була. Җәяүле С. Г. алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук вафат була. "Киа Пиканто"ны йөртүче авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Һәлакәттә катнашучылар, барысы да, Җәлил бистәсе гражданнары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X