САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районның атна шәхесе – Эльдар Сабиров

Эльдар Сабиров Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде. Эльдар Равил улы 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туа. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында тикшерүче булып эшли...

Эльдар Сабиров
Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде.
Эльдар Равил улы 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туа. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында тикшерүче булып эшли башлый. 2007 елда Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетына хезмәткә алына. 2007-2008 елларда Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Яр Чаллы районара тикшерү бүлегендә аеруча мөһим эшләрне тикшерүче булып эшли. 2008 елдан Минзәлә районы прокуроры урынбасары вазифасын башкара. Район прокуроры вазифаларына ул 29 августта кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев