САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда велосипедчы бала катнашында  һәлакәт булган

Районда велосипедчы бала катнашында  һәлакәт булган.

 

Язның матур кояшлы көннәре барыбызныда куандыра, күңелләрне күтәрә. Олысы да, кечесе дә язгы табигать белән хозурланырга, тышка чыгарга ашыга. Шул исәптән әзрәк юллар кипшерә төшү белән күпсанлы велосипедчылар армиясе дә тимер атларын иярләргә ашыгалар. Велосипедчылар белән бәйле беренче күңелсез хәл дә булды. 14 апрельдә көндез Рангазар авылынын Советская урамында бала катнашында һәлакәт булды. 1993 елгы ВАЗ 211440 автомашинасын йөртүче гражданин юл йөрү кагыйдәләрен бозып юлда велосипедта уйнап йөрүче 2011 елгы малайны бәрдерә. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре белән Сарман хастаханәсенә озатыла.

Реклама

Хөрмәтле әти-әниләр балаларга юл йөрү кагыйдәләре, бигрәк тә велосипед белән идарә итү тәртибе турында даими рәвештә искәртеп торыгыз, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урамга үзләрен генә чыгарып җибәреп, игътибарсыз калдырмагыз. Юлларда сак булыгыз.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X