САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда тренировка үтте

Бүген районда террорчылыкка каршы тору чараларын тормышка ашыру, террорчылык гамәлләре кылынган очракта, шулай ук янгын чыккан очракта хәрәкәт итү күнекмәләрен булдыру максатыннан, суд приставларының район бүлегендә өйрәнүләр узды.

Алар бина янында шикле предмет табылу һәм бинада янгын чыгып, бер кешенең зыян күрүе сценарие буенча барды. Болар турында янгын частенә, Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренә хәбәр ителеп, әлеге хезмәтләр 4-5 минут эчендә килеп җиттеләр. Бина янында калдырылган шикле әйберне кинологлар тикшерде, янгын чыккан бүлмәдә төтеннән зыян күрүчене “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре хастаханәгә алып киттеләр.

Энҗимә Габдрахимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев