САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелә

Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 30 сентябрьдә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча "Тоннель" чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт...

Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 30 сентябрьдә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча "Тоннель" чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт чарасын дәүләт номерларыннан башка йөртү, ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәү кебек кагыйдә бозуларны ачыклауга юнәлтелгән. Аның барышында юллардагы барлык транспорт чаралары да, туктатып, тикшерелә. 30 сентябрьдә үткәрелгән чара барышында бер исерек, бер җәяүлегә юл бирмәүче, бер куркынычсызлык каешларын кулланмаучы һәм бер тонировкалы машинаның хуҗасы административ җаваплылыкка тартылдылар. "Тоннель" профилактик чарасы моннан соң да даими үткәреләчәк.

Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев