САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде

Җә­за үтә­тү фе­де­раль хез­мә­те­нең ра­йон фи­ли­а­лы "Шарт­лы рә­веш­тә хө­кем ите­лү­че" про­фи­лак­тик опе­ра­ци­я­се үт­кәр­де. Аның мак­са­ты эч­ке эш­ләр бү­ле­ген­дә һәм җә­за үтә­тү фе­де­раль хез­мә­те­нең ра­йон фи­ли­а­лын­да учет­та то­ру­чы һәм җә­за үтү тәр­ти­бен һәм шарт­ла­рын бо­зу­чы­лар­ны ачык­лау, алар­га ка­ра­та үз ва­кы­тын­да ти­еш­ле ча­ра­лар­ны кү­рү, ра­йон­да кри­ми­но­ген хәл­не ях­шыр­ту бул­ды. Опе­ра­ци­я­не үт­кә­рү ва­кы­тын­да...

Җә­за үтә­тү фе­де­раль хез­мә­те­нең ра­йон фи­ли­а­лы "Шарт­лы рә­веш­тә хө­кем ите­лү­че" про­фи­лак­тик опе­ра­ци­я­се үт­кәр­де. Аның мак­са­ты эч­ке эш­ләр бү­ле­ген­дә һәм җә­за үтә­тү фе­де­раль хез­мә­те­нең ра­йон фи­ли­а­лын­да учет­та то­ру­чы һәм җә­за үтү тәр­ти­бен һәм шарт­ла­рын бо­зу­чы­лар­ны ачык­лау, алар­га ка­ра­та үз ва­кы­тын­да ти­еш­ле ча­ра­лар­ны кү­рү, ра­йон­да кри­ми­но­ген хәл­не ях­шыр­ту бул­ды.

Опе­ра­ци­я­не үт­кә­рү ва­кы­тын­да җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­се­нең ра­йон фи­ли­а­лы һәм эч­ке эш­ләр бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­рен­нән тор­ган төр­кем­нәр тө­зел­де. Учет­та то­ру­чы­лар­ны эш, яшәү һәм җә­мә­гать урын­на­рын­да тик­ше­рү­ләр, алар бе­лән тәр­би­я­ви әң­гә­мә­ләр үт­кә­рел­де. Шу­лай итеп, опе­ра­ция ба­ры­шын­да яшәү уры­ны бу­ен­ча хө­кем­гә тар­ты­лу­чы 50 ке­ше тик­ше­рел­де, җә­за үтә­тү инс­пек­ци­я­сен­дә учет­та то­ру­чы 2 ке­ше­гә җә­за үтү тәр­ти­бен һәм шарт­ла­рын боз­ган өчен ки­сә­тү ясал­ды.

Мө­нир Ша­ки­ров, җә­за үтә­тү фе­де­раль хез­мә­те­нең ра­йон фи­ли­а­лы на­чаль­ни­гы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев