САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда ришвәтчелек очраклары теркәлгән

Бу хакта район Советының киңәшмәләр залында үткән коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында сөйләштеләр.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң элек сүз полиция начальнигы – эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Халиковка бирелде. Ул районда булган ришвәтчелек очракларына тукталды.
Район Башкарма комитетының баш белгече Элина Вәлиева дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләргә хезмәт күрсәтү, товар сатып алу, эш башкару буенча контракт системасы хакында сөйләде.
Район Контроль-хисап палатасының агымдагы елның эш нәтиҗәләре белән палата рәисе Рәмзия Сәлимҗанова таныштырды.
Район территориясендә гамәлдә булган дәүләт программалары буенча чиратка басуда коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча эшне оештыруны үз чыгышында район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Мөхәммәдиев яктыртты.
“Сарман” идарәче компания директоры Алмаз Мәүләвиев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелек күренешләрен кисәтү турында сөйләде.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев