САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Ул 20 августта башланып 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

. Аның төп максаты балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү. Чөнки тиздән яңа уку елы башлана, балалар җәйге ял вакытында юл йөрү кагыйдәләрен онытып җибәрергә дә мөмкин. Шуның өчен профилактик чара кысаларында балалар арасында күп төрле акцияләр үткәрелә. 28 августта Җәлил бистәсенең «Теремкәй» балалар бакчасы яшь инспекторлары «Куркынычсыз зебра» исеме астында акциягә чыктылар. Балалар кулларына плакатлар тотып бистәнең узәк урамына килделәр. Инспектор Сафин Рәмис ярдәмендә машиналарны туктатып йөртүчеләр белән сөйләштеләр, аларга хәерле юллар теләп информацион буклетлар тапшырдылар. Акция бик кызыклы үтте. Үтеп баручы җәяүлеләр дә аларның ни эшләп йөрүләре белән кызыксындылар, балалар аларга үзләренең теләкләрен әйттеләр.

Реклама

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев