САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем оештырылган иде. Бүген, 24 нче мартта, аның чираттагы киңәшмәсе үткәрелде. Анда "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү системасы нигезләре турында"гы Россия Федерациясе законын (24.06.1999) үтәү кысаларында социаль...

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем оештырылган иде. Бүген, 24 нче мартта, аның чираттагы киңәшмәсе үткәрелде. Анда "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү системасы нигезләре турында"гы Россия Федерациясе законын (24.06.1999) үтәү кысаларында социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаилә балаларын үз вакытында ачыклау буенча профилактика органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәне район прокуроры Эльдар Сабиров алып барды. Анда "Шәфкать" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Нәсыйбуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов, район педиатры Люция Алиуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Төркем әгъзалары хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрделәр, тәкъдимнәр җиткерелде. Эльдар Сабиров профилактика органнарының балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан алып барыла торган үзара хезмәттәшлеге әйбәт оештырылган дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев