САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда Бер­дәй дәү­ләт ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган мәгъ­лү­мат сис­те­ма­сы эшли башлаячак

1 ян­варь­дән ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр са­ту­ны конт­роль­дә то­ту өчен Бер­дәй дәү­ләт ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган мәгъ­лү­мат сис­те­ма­сы (ЕГА­ИС) эш­ли баш­ла­ды. Рес­пуб­ли­ка Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең Тү­бән Ка­ма тер­ри­то­ри­аль ор­га­нын­нан хә­бәр итү­лә­рен­чә, без­нең ра­йон­да әле­ге сис­те­ма ту­лы­сын­ча га­мәл­гә ашы­рыл­ган: ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр са­ту­га ли­цен­зи­я­лә­ре бул­ган 75 оеш­ма­ның ба­ры­сы да ЕГА­ИС­ка ял­ган­ган. Алар­ның 32се Сар­ман­да һәм Җә­лил бис­тә­сен­дә,...

1 ян­варь­дән ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр са­ту­ны конт­роль­дә то­ту өчен Бер­дәй дәү­ләт ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган мәгъ­лү­мат сис­те­ма­сы (ЕГА­ИС) эш­ли баш­ла­ды. Рес­пуб­ли­ка Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең Тү­бән Ка­ма тер­ри­то­ри­аль ор­га­нын­нан хә­бәр итү­лә­рен­чә, без­нең ра­йон­да әле­ге сис­те­ма ту­лы­сын­ча га­мәл­гә ашы­рыл­ган: ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр са­ту­га ли­цен­зи­я­лә­ре бул­ган 75 оеш­ма­ның ба­ры­сы да ЕГА­ИС­ка ял­ган­ган. Алар­ның 32се Сар­ман­да һәм Җә­лил бис­тә­сен­дә, 43е авыл­лар­да эш­ли.

- Го­му­мән ал­ган­да, ра­йон­да сис­те­ма әй­бәт эш­ли, - ди Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең Тү­бән Ка­ма тер­ри­то­ри­аль ор­га­ны­ның конт­роль-инс­пек­ция бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Еле­на Ку­ба­со­ва. - Кай­ва­кыт тех­ник тө­гәл­сез­лек­ләр ки­леп чы­га, әм­ма алар тиз ара­да бе­те­ре­лә.

Бер­дәй мәгъ­лү­мат сис­те­ма­сы ту­лы кө­че­нә шә­һәр­ләр­дә , ә без­дә Җә­лил бис­тә­сен­дә, бы­ел 1 июль­дән, Сар­ман­да һәм авыл­лар­да 2017 ел­ның 1 ию­лен­нән эш­ли баш­ла­я­чак. Ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр бе­лән са­ту итү­че­ләр шу­шы ва­кыт­ка мах­сус җи­һаз­лар һәм прог­рам­ма ур­наш­ты­рыр­га ти­еш­ләр. Ки­лә­чәк­тә проб­ле­ма­лар бар­лык­ка кил­мә­сен өчен, бел­геч­ләр ал­ко­голь­не вак­лап са­ту­ны тер­кәп ба­ру­га мөм­кин ка­дәр ир­тә­рәк ке­ре­шер­гә ки­ңәш итә­ләр. Шу­лай итеп, ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр­нең җи­теш­те­рү­че­дән - күп­ләп са­ту оеш­ма­ла­ры­на, алар­дан са­тып алу­чы­га ка­дәр бул­ган бө­тен юлы конт­роль­дә то­ты­ла­чак. ЕГА­ИС­ка ка­гы­лыш­лы за­кон­нар­ны үтә­мәү исә, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең Ад­ми­нист­ра­тив хо­кук бо­зу­лар ту­рын­да­гы ко­дек­сы ни­ге­зен­дә, җа­вап­лы­лык­ка ки­те­рә.

www.etim.ru сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев