САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район прокуратурасы суд приставы-башкаручысының карарына протест белдерде

Район прокуратурасы суд приставы-башкаручысының балигъ булмаган инвалид балага күчерелгән акчадан әҗәт эзләп алу турындагы карарына протест белдерде. Район прокуратурасы А.ның мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Әлмәт шәһәр суды башкарма кәгазе нигезендә А.ның банктагы акчасыннан әҗәтен эзләп алу турында карар чыгарылган. Әлеге карар нигезендә А. тарафыннан балигъ булмаган балага инвалидлык пособиесе күчерелгән...

Район прокуратурасы суд приставы-башкаручысының балигъ булмаган инвалид балага күчерелгән акчадан әҗәт эзләп алу турындагы карарына протест белдерде.

Район прокуратурасы А.ның мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Әлмәт шәһәр суды башкарма кәгазе нигезендә А.ның банктагы акчасыннан әҗәтен эзләп алу турында карар чыгарылган. Әлеге карар нигезендә А. тарафыннан балигъ булмаган балага инвалидлык пособиесе күчерелгән һәм әлеге акчага арест салынган. "Башкарма производство турында"гы федераль закон нигезендә мәҗбүри башкарма чараларга башкарма документларда күрсәтелгән гамәлләр керә. Алимент, пособие, пенсия сыйфатында балигъ булмаган балага күчерелгән акчалар баланың мөлкәте булып тора, ә ата-аналар яки аларны алыштыручы затлар - әлеге акчаларны тиешле максатка юнәлдерүчеләр генә. Бала исеменә күчерелгән акчалар, законда каралганча, баланы тәэмин итү, тәрбияләү, аңа белем бирү өчен тотылырга тиешләр. Әмма суд-приставы башкаручысы, законны бозып, ул акчалардан А.ның әҗәтен эзләп алган. Шул сәбәпле, район прокуратурасы суд приставлары бүлеге начальнигы исеменә суд приставы-башкаручысы карарына протест чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев