САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район прокуратурасы гараж-төзелеш кооперативы әгъзалары мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде

Район прокуратурасы гараж-төзелеш кооперативы әгъзалары мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Алар җыела торган әгъзалык взнослары күләменең күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына һәм кооператив җитәкчелеге алып бара торган эшчәнлеккә туры килмәве турында хәбәр иттеләр. Соңгы вакытта бу кооперативта җитәкчелек берничә тапкыр алышынган, членлык взнослары арттырылган. Моңа карамастан, автомобильчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләр - территорияне...

Район прокуратурасы гараж-төзелеш кооперативы әгъзалары мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Алар җыела торган әгъзалык взнослары күләменең күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына һәм кооператив җитәкчелеге алып бара торган эшчәнлеккә туры килмәве турында хәбәр иттеләр.

Соңгы вакытта бу кооперативта җитәкчелек берничә тапкыр алышынган, членлык взнослары арттырылган. Моңа карамастан, автомобильчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләр - территорияне җыештыру һәм чистарту, аны төзекләндерү, электрлаштыру, мөлкәтне саклау сыйфаты яхшырмаган. Кооперативның бүгенге рәисе әгъзалар җыелышында сайланган, шушы ук җыелышта кооператив чыгымнары һәм взнос күләмнәре расланган. Чыгымнарның еллык сметасына төрле эшләр өчен чыгымнар кертелгән. Тикшерү барышында шул ачыкланды - кооперативтагы гаражларның күп дигәндә 80 процентының гына хуҗалары бар һәм аларның взносны чынлыкта күп дигәндә 30 проценты гына түли. Кооператив эшчәнлегендәге күренеп торган зыянга карамастан, аерым категория әгъзаларга взнос күләмнәре буенча нигезсез ташламалар каралган. Бу кооператив Уставына каршы килә.

Кооператив җитәкчелеге тарафыннан автомобильчеләр алдында үз-үзләренә алынган бурычларны үтәү турыдан-туры взносларны җыю торышына бәйле икәнлекне искә алсак, аларны җыю торышы намуслы взнос түләүчеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирми. Кооператив рәисе тарафыннан взнос түләмәүчеләргә карата күрелгән чаралар түләүләрне җыюның торышына һәм планлаштырылган чараларны башкару һәм гаражлардан файдалану буенча минималь шартларны тәэмин итү буенча кооператив әгъзалары алдындагы йөкләмәне үтәргә мөмкинлек бирми.

Кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенең төп принциплары булып керү һәм пай взносларын түләү, җитәкчелекнең гомуми җыелышка отчет бирергә тиешлеге, җәмгыять эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның барлык пайчылар өчен ачык булуы тора.

Тикшерү барышында планлаштырылган кайбер чыгымнар белән кооператив эшчәнлеге арасында бәйләнеш булмау ачыкланды. Шунлыктан кайбер нигезсез чыгымнар сметадан алынырга, взносларның күләме чираттагы җыелышта яңадан каралырга тиеш.

Кооператив әгъзаларының җитәкчелеккә карата тагын бер дәгъвасы - взносларның нәрсәгә тотылуы турында тулы мәгълүмат булмау, кооператив территориясенең торышын тәэмин итү буенча хезмәтләрнең сыйфаты түбән булу һәм электр белән тәэмин итү тотрыксыз булу.

Тикшерү барышында кооператив рәисе тарафыннан ревизия үткәрү юлы белән кооперативның финанс һәм хуҗалык эшчәнлегенә контрольлек итүне гамәлгә ашыру турындагы законның нигезләмәләре үтәлмәве ачыкланды. Шунлыктан кооператив рәисе тарафыннан чыгымнар буенча ревизия билгеләнәчәк, аны кооператив әгъзалары җыелышы вәкилләре үткәрәчәк. Аның нәтиҗәләре ревизия беткәннән соң бер ай эчендә әгъзалар алдында хәбәр ителәчәк.

Җәмгыятьтә шулай ук, кооперативлар турындагы законның 11 нче маддәсендә каралганча, кооператив әгъзаларының хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылмаган. Алар кооператив эшчәнлегендә, андагы кимчелекләрне бетерүдә катнашырга, аның эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә, идарә һәм контроль органнарыннан аның эшчәнлеге хакында мәгълүматлар алырга хокуклы. Шул ук вакытта кооператив әгъзалары Уставны үтәү буенча законның 12 нче маддәсендә каралган бурычларын, гомуми җыелыш карарларын, взнослар түләү буенча йөкләмәләрен үтәмиләр. Мондый очракта взносларны намуслы рәвештә түләп баручыларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылырга мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокурор тарафыннан кооператив рәисенә чыгымнарны оптимальләштерү буенча ашыгыч чаралар күрү, финанс-хуҗалык эшчәнлегенә ревизия үткәрү, аның нәтиҗәләрен гомуми җыелышка хәбәр итү, кооператив әгъзаларының идарә, чыгымнар сметасын һәм еллык взнос күләмен үзара килештерү турында кисәтү ясалды.

Прокурор таләпләре үтәлмәсә, кооператив җитәкчелеге алга таба да кооператив әгъзаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозуга китерә торган гамәлләр кылса, прокуратура органнары гаеплеләрне административ яки җинаять җаваплылыгына тартуны карарга мөмкин.

Шушындый ук тикшерүләр башка гараж кооперативларында һәм бакчачылык җәмгыятьләрендә дә үткәреләчәк.

Ленар Рәхмәтуллин, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев