САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район халкы SMS-алдаулардан сак булырга тиеш

SMS-үтенеч SMS-хәбәрләр телефон аша алдауның схемасын гадиләштерергә ярдәм итәләр. Мошенниклыкның бу төренә бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар тиз бирешәләр. Счетка акча күчерүнең гадиләштерелгән схемасы өстәмә куркыныч тудыра. Бу ничек оештырыла соң? Абонент кәрәзле телефонга хәбәр ала: "Минем проблемалар барлыкка килде. Шушы номерга 1000 сум акча сал. Миңа шалтыратма, үзем шалтыратырмын"....

SMS-үтенеч

SMS-хәбәрләр телефон аша алдауның схемасын гадиләштерергә ярдәм итәләр. Мошенниклыкның бу төренә бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар тиз бирешәләр. Счетка акча күчерүнең гадиләштерелгән схемасы өстәмә куркыныч тудыра. Бу ничек оештырыла соң? Абонент кәрәзле телефонга хәбәр ала: "Минем проблемалар барлыкка килде. Шушы номерга 1000 сум акча сал. Миңа шалтыратма, үзем шалтыратырмын". Еш кына "әни", "дустым" дигән мөрәҗәгать сүзләре дә өстәлә. Бу очракта нишләргә соң? Өлкәннәргә, балаларга, яшүсмерләргә таныш түгел номерлардан килгән SMS-хәбәрләргә җавап бирергә ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Аларның мошенниклар булуы ихтимал.

Талаучы номер

Кәрәзле элемтә технологияләренең һәм сервисларының үсеше мошенниклык схемаларын гадиләштерергә ярдәм итә. Сезгә, күрсәтелгән номерга шалтыратуыгызны сорап, SMS-хәбәр килә. Сәбәбен төрлечә күрсәтергә мөмкиннәр: дуска ярдәм итәргә кирәк, элемтә тарифы үзгәргән, элемтә яки сезнең банк картагыз белән проблемалар бар һәм башкалар. Сез яңадан шалтыраткач, сезне линиядә озак тоталар. Ялыккач, сез элемтәне өзәсез һәм сезнең счеттан эре суммалар алынганы мәгълүм була. Чынлыкта исә эш болай була. Түләүле шалтыратулы сервислар бар. Күп очракта болар уен сервислары һәм аларда хезмәтләр телефон аша күрсәтелә һәм шалтыраткан өчен өстәмә түләү алына. Мондый сервислар рекламасы шалтыратуларның түләүле икәнлеген һәрвакыт хәбәр итә. Мошенниклар мондый сервисны теркиләр һәм, шалтыраткан өчен акча алынганлыгын хәбәр итмичә, номерын тараталар. Мондый очракта нишләргә? Таныш түгел номерларга шалтыратмагыз. Бу - телефон мошенникларыннан саклануның бердәнбер ысулы.

Сылтама аша вирус

Бик еш кына мошенниклыкның телефон вируслары файдаланып башкарыла торган төре кулланыла. Абонентның телефонына түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килә: "Сезгә SMS-хәбәр килде. Аны алу өчен, түбәндәге сылтама буенча керегез: ..." Күрсәтелгән адрес буенча кергәндә, телефонга вирус кертелә һәм сезнең счеттан акча алына. Мошенниклыкның икенче төре түбәндәгечә. Янәсе, мобиль оператор аша нинди дә булса хезмәткә заказ бирсәгез яки мобиль контент күчереп яздырганда, абонентка түбәндәге кисәтү килә: "Сез ... кыска номерга хәбәр җибәрергә җыенасыз. Операцияне раслау өчен "1" саны белән хәбәр җибәрегез. Кире кагу өчен - "0" саны белән". Раслау турында хәбәр җибәргәндә, абонентның счетыннан акча алына. Мошенниклар мондый хәбәрләрне меңләп җибәрергә мөмкинлек бирә торган махсус программалар файдаланалар. Ялган счетка акча күчү белән, алар телефоннан "төшәләр". SMS җибәрелгән номерга шалтыратырга кирәк түгел - сезнең телефоннан автоматик рәвештә зур суммада акча алынуы ихтимал. Мондый мошенниклыкның бик күп төрле вариантлары бар. Уяу булыгыз!

Барлык мошенниклык фактлары буенча түбәндәге телефоннар буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз: 2-47-30, 2-49-02, 02.

Ленар Гарифуллин, полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев