САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район халкы шикле әйберләргә кагылмаска тиеш

Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...

Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин.

Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән, чарасын күрегез. Әгәр ул әйберсез яши торган күпкатлы йортта икән, күршеләрегездән сораштырыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Хуҗасы табылмаса, хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Җәмәгать транспортында икән, янәшәдәге кешеләрдән сорагыз. Аларныкы булмаса, транспорт чарасын йөртүчегә әйтегез. Учреждениедә тап булсагыз, бу турыда сак хезмәтенә яки җитәкчелеккә җиткерегез. Әмма үзегез шикле әйбергә кагылмагыз, аны күчермәгез. Аны табу вакытын истә калдырыгыз. Якын-тирәдәге кешеләрнең мөмкин кадәр читкәрәк китүенә ирешегез. 0,33 лиртлы калай банкадан - 60 метр, чемоданнан (кейс) 230 метр, юл чемоданыннан 350 метр читкә китү кирәк. Оператив тикшерү төркеме килүен көтегез.

Әти-әниләр балаларына урамда, подъездда калдырылган мондый әйберләрнең тормыш өчен куркыныч булырга мөмкинлеген аңлатырга тиешләр.

Реклама

Шикле әйбергә тап булган очракта, түбәндәге телефоннарның берсе буенча хәбәр итәргә кирәк. 02, 2-49-02 - Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге; 8(85558)7-14-69, 89179398620 -Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлекчәсе.

Шикле әйбергә тап булгач, мобиль телефоннан файдалану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X