САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район халкы “Халык контроле”нә ниләр яза?

Илкүләм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы халык арасында күптән инде танылу алды.

Район Башкарма комитетының гомуми бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, эшли башлаганнан, ягъни 2012 елдан бирле районнан аңа 759 мөрәҗәгать кергән, аларның 660 тирәсе уңай хәл ителгән. Ә узган ел аңа 140 мөрәҗәгать кереп, аларның 107 се уңай чишелеш тапкан.
Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге – тирә-якны, муниципаль юлларны төзекләндерү һәм карап тору, юл хәрәкәтен оештыру, чокырларны рәтләү, машина кую урыннары булдыру һәм башкалар турында. 2021 елда исә 107 мөрәҗәгать керсә, 2020 елда бу күрсәткеч – 106, 2019 елда 117 булган. Ә быелның өч аенда 48 мөрәҗәгать кереп, аларның 30 ы уңай хәл ителгән, 6 мөрәҗәгать – каралу стадиясендә, 11 е буенча эш башкару планлаштырылган, 2 се җитди сәбәпләр нигезендә кире кагылган.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның 7 апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев