САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район халкы төзек булмаган товар белән эш итү тәртибен беләме?

“Кибеттән кер юу машинасы сатып алгач, аны фатирга алып кайту өчен, китерү хезмәтеннән файдаландык. Йөк ташучы киткәч, машина корпусында ниндидер сызыклар булуы ачыкланды. Без товарны башкага алмаштыра алабызмы? Наилә. Җәлил”.

Әлеге сорауга җавап алу өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовага мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык: 

— Әйе, безнең һәрберебезнең кайчандыр йорт җиһазы яки көнкүреш техникасы кебек авыр һәм эре габаритлы әйбер сатып алганы бар. Кайвакыт әйбер сатып алынган кибет тәкъдим иткән китерү хезмәтеннән дә файдаланырга туры килә. Товарны китерү буенча хезмәткә ризалык биргән очракта, килешүне рәсмиләштерергә һәм түләргә кала. Шул ук вакытта товарны китерү — өстәмә хезмәт күрсәтү, һәм кибет аны тагарга хокуклы түгел. Ул аны тәкъдим итә, сатып алучыга бәясе, шартлар һәм китерү сроклары турында мәгълүмат кына бирә ала. Әгәр дә сез товарны мөстәкыйль рәвештә алып кайтырга уйлыйсыз икән, юлдагы — кибеттән алып фатирга кадәр барып җиткәнче барлыкка килергә мөмкин булган механик җитешсезлекләр (ватылулар, бәрелүләр, ярыклар һ.б.) өчен җаваплылык тотарга әзер булырга кирәк. Әмма товарны китерүне кибетнең сервис хезмәте башкарганда да, шактый проблемалар туа. Еш кына сатып алынган товарны китерүче машина йөртүчеләр акча таләп итәләр. Һәм күпләр, түләгәнлеккә бернинди документлар да алмыйча, сораган сумманы түлиләр. Әгәр товарны илтеп бирү актка кул кую юлы белән башкарылса, сатып алучыга, ашыгычлык белән, товарны ныклап карау өчен вакыт та калмый. Транспортлау вакытында яңа кер юу машинасы имгәнсә, корпусы кузгалса, барабан каешы ычкынса яки башка очрак булса, «Нишләргә?» дигән сорау туа. Товарны фатирга китереп бирү буенча мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 40 бүлеге нигезендә җайга салыналар. 796 мәддә билгеләгәнчә, багажны имгәтү, нәрсәсе дә булса җитешмәү яки зарарлануы (бозылуы) өчен җаваплылык йөкне ташучыга билгеләнә. Ул товарны кабул иткәннән алып аны иясенә илтеп биргәнчегә кадәр аның сакланышы, бөтенлеге өчен җаваплылык тота. Алай да аңа бәйле булмаган кимчелекләр ачыкланган очракта, йөк ташучы аларның аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында килеп чыкканлыгын исбат итәргә тиеш була. Мондый ситуацияләргә эләкмәс өчен, берничә гади кагыйдәне истә тотарга һәм сак булырга кирәк: беренчедән, кибеттә товарны илтеп җиткерүне рәсмиләштергәндә, әле кайтып җитмәгән товар өчен алдан ук накладнойга кул куймагыз; икенчедән, китерелгән товарны кабул итеп алганда, аны механик зарарланулар булу-булмауга яхшылап тикшерми торып, документларга кул куярга ашыкмагыз. Әгәр сез нинди дә булса кимчелек тапкансыз икән, товарны кибеткә кире җибәрүдән һәм алмашка икенчесен таләп итүдән курыкмагыз. Әгәр кибет хезмәткәрләре товарны китерүче затлар белән исәп-хисап ясау кирәген әйтсәләр, моның квитанция биргәннән соң гына башкарылачагын җиткерегез. Югыйсә, товарны кире тапшыру мөмкинлеген югалтасыз. Һәм, әлбәттә, һичшиксез товарны китерү буенча хезмәт күрсәтүне раслый торган документларны саклагыз.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев