САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район кышка әзерме?

Бүген район хакимиятендә үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсе 2024 елда үткәреләчәк Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм кышкы сезонда юллар, урамнар һәм тротуарлар торышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.

Сайлауларга әзерлек турында район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Сарман районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ришат Бәхтиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов, Сарман районы буенча ведомстводан тыш сакчылык бүлеге начальнигы Раушан Бадыйков сөйләделәр.
Кышкы сезонда юллар, урамнар һәм тротуарлар торышын тәэмин итүгә әзерлек белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов, “Сарман” юл ремонт-төзелеш участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов, Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы вазифаларын башкаручы Рөстәм Ситдыйков, Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Төзекләндерү) җәмгыяте генераль директоры Данияр Баһманов таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев