САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Мошенниклык очраклары елдан-ел арта

Хокук саклау органнарыннан алынган мәгълүматларга караганда, мошенниклар корбаннарының күпчелеге – даими керем чыганаклары булган 25-55 яшьлек эшләүче гражданнар.

Саннардан күренгәнчә, агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып ясалган җинаятьләр сизелерлек арткан. Шушы уңайдан без район прокуроры ярдәмчесе Артур Идрисовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Артур Равилевич, мошенниклар тозагына күбрәк өлкәннәр һәм яшьләр эләгә, диләр. Бу дөресме?

 — Иң элек шуны әйтеп үтәм: мобиль һәм интернет-мошенниклык гамәлләре күпчелек Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясеннән читтә яшәүче гражданнар тарафыннан кылына. Россия тарафыннан махсус хәрби операция үткәрелү белән бәйле рәвештә, бу җинаятьләрне эшләүдә Украина территориясендәге гражданнар актив роль уйныйлар. Алар урланган акчаларны еш кына Украинаның милли кораллы формированиеләрен һәм Киев режимы ягында сугышучы чит илдән ялланган гаскәриләрне финанслау өчен тоталар. Мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрне кулланып ясалган җинаятьләрне ачуы бик авыр.

Мошенниклар тозагына пенсионерлар һәм яшьләр эләгә, дип санау зур ялгыш булып тора. Кагыйдә буларак, мошенниклар корбаннарының күпчелеге — 25-55 яшьлек даими керем чыганаклары булган эшләүче гражданнар (гомуми күләмнең 47,3 проценты). Шуны да әйтергә кирәк: телекоммуникацион технологияләр тармагында ясалган җинаять корбаннары арасында интернет-кибетләрдән товар алучылар һәм алар хезмәтеннән файдаланучылар да күп.

— Телефоннан сөйләшкәндә, мошенник икәнлеген танып, ачыклап буламы?

— Мошенниклар, гражданнар белән сөйләшкәндә, үзләрен эчкерсез, дустанә кеше итеп күрсәтергә тырышалар, бик оста, тәрбияле һәм сак сөйләшәләр, катлаулы терминнар кулланалар, кешедә ышаныч тудырырга омтылалар. Күп очракта алар үзләрен хокук саклау органнары, банкның иминлек хезмәте яки интернет-кибет хезмәткәре дип таныштыралар. Сөйләшү барышында мошенниклар кешегә аның шәхси мәгълүматларын хәбәр итәргә мөмкиннәр. 
Телефоннан сөйләшкәндә, мошенникларны түбәндәге билгеләр буенча танырга мөмкин. Беренчедән, алар кешенең шәхси, банк картасы һәм башка мәгълүматларын әйттерергә, ачыкларга тырышалар. Икенчедән, мошенниклар, сөйләшкәндә, әлеге мизгелдә кешенең банк счетыннан акча салдыру процессы барганлыгын һәм үзләре кушканны эшләргә кирәклеген әйтәләр. Мәсәлән, алар банкоматта банк картасы белән нинди дә булса манипуляция ясарга яки банк картасы мәгълүматларын әйтергә кирәклегенә басым ясыйлар. Шуны истә тотыгыз: чын банк, гражданның банк картасы счеты буенча нинди дә булса шикле гамәлләр кылынган очракта, хәлләр ачыкланганчыга кадәрле счетны блокировкалый. Шулай ук гражданны үзенең офисына яки филиалына чакыра. Шуны да белеп торыгыз: хезмәт күрсәтүче банк беркайчан да банк картасы мәгълүматларын, СМС-кодны сорамый, чөнки барлык кирәкле бу мәгълүматлар банкның үзендә бар. Өченчедән, шалтыратучы сөйләшү вакытында "биржа"ларда, "инвестицион компания«ләрдә зур процентлар ярдәмендә тиз генә акча эшләргә тәкъдим итә икән, бу — мошенник. Дүртенчедән, мошенниклар үзләрен интернет-кибет хезмәткәре дип таныштырырга, шактый арзанга товар сатып алырга яки нинди дә булса хезмәттән файдаланырга тәкъдим итәргә дә мөмкиннәр. Әлбәттә, алар моның өчен күпмедер акчаны күчерү юлы белән алдан түләп куюны сорыйлар.

Билгеле, мошенниклар запасында башка күп төрле комбинацияләр дә бар. Алар көннән-көн яңа ысулларны уйлап табалар, кешенең «йомшак» җиренә «сугарга» тырышалар — аларның сәламәтлекләре, якыннары турында кайгыртуларын, акча югалту куркынычын, арзанрак товар сатып алу, «җиңел» акча эшләү теләкләрен эшкә җигәләр.

— Ничек җинаять корбаны булмаска?

— Интернет челтәрендәге кибетләр һәм сәүдә мәйданчыкларының чынлыгын тикшерегез. Мошенниклар еш кына кешеләргә билгеле күренекле интернет-кибетләрнең сайт-"двойник«ларын файдаланалар. Товар сатып алганда, хезмәт хакы картасын кулланырга кирәк түгел. Моның өчен икенче карта булдырыгыз һәм анда зур булмаган суммалар гына тотыгыз. Проблема туа икән, банкның телефонын эзләп табыгыз һәм шалтыратыгыз яки банк офисына кереп чыгыгыз.

Процентлардан табыш алырга уйласагыз, акчагызны билгеле банкларга салыгыз. Шуны истә тотыгыз — югары процентларны мошенниклар гына вәгъдә итә.

Әгәр дә кем дә булса шалтыратып, якыныгыз яки туганыгызның бәлагә таруы турында сүз башлый икән, сөйләшүне шунда ук өзегез, туганыгызга шалтыратыгыз, әгәр ул җавап бирмәсә, якындагы полиция бүлегенең дежур частенә хәбәр итегез.

Мошенникларны үзегез «тотарга» уйламагыз, полициягә шалтыратыгыз.

Әгәр сезнең белән телефоннан, чыннан да, хокук саклау органнары хезмәткәре сөйләшә дип ышанасыз икән, кем һәм каян икәнен сорагыз, аның мәгълүматларын дежур частьтә яки «Ышаныч телефоны» аша тикшерәчәгегезне әйтегез. Әгәр ул, чыннан да, хокук саклау органы хезмәткәре икән, тикшерүгә риза булачак, ә мошенниклар — юк.

— Шушы көннәрдә генә бер танышым түбәндәгеләрне сөйләде. Аңа кемдер шалтыраткан, үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм: «Ун минут элек сезнең банк счеты мәгълүматларына кемдер үтеп кергән һәм счеттагы акчаларыгыз хәзерге минутларда ук юкка чыгарга мөмкин. Сезнең ун минут та вакытыгыз юк», — дигән. Танышым моңа каршы: «Ярар. Мин хәзер үк полициягә һәм банкка шалтыратам», — дип җавап биргән. Телефон линиясенең теге башындагы ханымның бик тә ачуы килгән һәм югары тонда: «Без банктан бит инде! Сез хәлнең җитди икәнен аңламыйсыз! Сезнең вакытыгыз юк. Сезнең шушы минутта ук бөтен акчагыз юкка чыгарга мөмкин. Сезгә безне тыңларга һәм без кушканнарны үтәргә кирәк!» — дигән. Танышым трубканы ташлаган һәм полициядәге танышына шалтыратырга уйлаган. Ләкин теге ханым танышыма шактый вакыт өзлексез шалтыратып торган. Аңлавымча, танышымның банкка яки полициягә шалтыратуын теләмәгән. Бу да, димәк, мошенник булып чыга.

— Шуңа охшаган. Шалтыратучы ханым, мөгаен, сезнең танышыгызга психологик атака ясарга, аны шок хәлендә калдырып, шәхси мәгълүматларын алырга теләгән. Ләкин банк хезмәткәрләре болай итеп беркайчан да клиентларга шалтыратмыйлар. Ә инде халыкка тагын бер кат шуны искәртәсем килә: таныш түгел кешеләр белән акча һәм банк счетлары турында, гомумән, сөйләшергә ярамый. Мошенниклардан алданмагыз һәм имин булыгыз!

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев