САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Линолеумны кире тапшырырга мөмкинме?

«Кибеттән фатирның бер бүлмәсе һәм коридор идәненә җәяр өчен линолеум алдым. Тик, өйгә кайткач, бу уңайдан фикерем үзгәрде: коридорга башка төрле өслек җәяргә карар кылдым, ә бүлмәгә җәйгәннән соң сарыф ителмәгән линолеум әле бик күп калды. Товар чегым сакланган булса, артык материалны кибеткә кайтара аламмы? Руслан».

Әлеге сорауга җавап алу өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовага мөрәҗәгать иттек:

- Кулланучының товарны алмаштыру яки кибеткә кире кайтару белән бәйле хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 статьясы белән регламентланган. Күрсәтелгән норма нигезендә, товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, сатып алу көнен исәпкә алмыйча, ундүрт көн дәвамында кулланучы сатып алынган тиешле сыйфаттагы товарны алыштырырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар куллануда булмаган булса; аның сыйфаты, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса; шулай ук товар яисә касса чегы яки товарның түләнгән булуын раслый торган башка төрле документы булса, тиешле сыйфаттагы товар алмаштырылырга тиеш. Кулланучының товар чегы яки касса чекы, яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документы булмау аны шаһитлар күрсәтмәләренә таянудан мәхрүм итә алмый. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендә чыккан 2463 санлы карары нигезендә тиешле сыйфаттагы, башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төстәге яисә комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырылмый һәм кире кайтарып булмый торган товарлар Исемлеге расланган. Әлеге Исемлекнең 4 пункты нигезендә төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм япмалары һ.б.) һәм бәясе аның метражы өчен билгеләнә торган башка товарлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Шуңа күрә сезнең очракта товарны кире кайтарып булмаячак

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев