САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Күтәмәледә бер укучы укытучысын кыйнаган

Күтәмәле авылында 15 яшьлек егет эчкән халәттә маҗаралар кылган. Вакыйгалар шаһитлары сүзләренә караганда, башта ул кибеткә ут төрткән булса кирәк. Бәхеткә каршы, бәланы вакытында туктатып калганнар. Тәртипсез укучының явыз гамәлләре моның белән генә тәмамланмый: өенә кайтканын сагалап торып, мәктәп завучын кыйный, салкын корал белән яный. Аны полиция хезмәткәре генә туктатып...

Күтәмәле авылында 15 яшьлек егет эчкән халәттә маҗаралар кылган. Вакыйгалар шаһитлары сүзләренә караганда, башта ул кибеткә ут төрткән булса кирәк. Бәхеткә каршы, бәланы вакытында туктатып калганнар. Тәртипсез укучының явыз гамәлләре моның белән генә тәмамланмый: өенә кайтканын сагалап торып, мәктәп завучын кыйный, салкын корал белән яный. Аны полиция хезмәткәре генә туктатып кала.

Моннан алда бу вәхши (шулай дияргә дә була) кибет стенасын сүтүдә шик астына куелган була. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Егет - башка шәһәрдән күченеп кайткан гаиләдән.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев