САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Коррупцион хокук бозулар өчен дисциплинар җаваплылык каралган

.

Коррупцион хокук бозулар өчен дисциплинар җаваплылыкка тарту срокларын исәпләүнең хокукый нигезләре Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 193 маддәсендә, шулай ук “Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны камилләштерү максатында Россия Федерациясенең кайбер аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 432 санлы Федераль законда (16.12.2019) билгеләнгән. Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору турындагы законнарында билгеләнгән чикләү һәм тыюларны, йөкләмәләрне үтәмәгән өчен дисциплинар җаваплылык гамәл кылынганнан соң өч ел дәвамында гына кулланыла ала. Бу срокка җинаять эше буенча эш барган вакыт, хезмәткәрнең вакытлыча эшкә яраксызлык, чираттагы ял, башка җитди сәбәпләр белән эштә булмаган вакыты керми. Җәза исә коррупцион хокук бозу турындагы мәгълүмат кергән көннән башлап алты айдан да соңга калмыйча кулланыла.
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X