САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон гамәлгә керде

Бурычларны законсыз түләткән өчен яңа җинаять маддәсенә эләгергә мөмкин.

Бу хакта матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе вәкиле Дмитрий Богумель сөйләде.

«Узган ел Россиянең Җинаятьләр кодексында „Физик затларның вакытында түләнмәгән бурычларын кайтару эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашыру“ исемле 172.4 маддәсе барлыкка килде. Бу маддә юридик зат вәкилләренең җаваплылыгын аерым очракларда исәптә тота. Мәсәлән, әгәр физик затлар адресына көчләү, басым куллану куркынычы, милекккә һөҗүм итү, зыян күрүченең ягъни аның якыннарының намусын һәм абруен кимсетә торган ялган мәгълүматларны тарату белән бәйле хәбәрләр җибәрелү кебек күренешләргә кагылышлы», — диде спикер.

Әлегесе вакытта Федераль хезмәт республика Эчке эшләр министрлыгына Татарстан халкыннан бу законны үтәтү буенча 30га якын гариза тапшырган. Хокук сагы хезмәткәрләре җинаять эше ачу турында карар кабул итәчәк. Искәртәбез, бу законга нигезләнеп гариза язганда, аудио, видео яки фотодәлил булуы да зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев