САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Кибетне фотога төшерергә ярыймы

«Сәүдә залындагы товарның бәясе булмау фактын кәрәзле телефон камерасы ярдәмендә фотога төшерүгә кулланучының хокукы бармы? Ришат».

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы кара - ры белән расланган ваклап сатуалу шартнамәсенә нигезләнеп то - варларны сату Кагыйдәләренең 2 пунктында каралганча, сәүдә объектларында (сатучы тарафыннан билгеләнгән һәм кулланучыларга ирекле керү мөмкинлеге каралмаган урыннардан тыш) нинди дә булса чыганаклардан теләгән мәгълүматны эзләү һәм алу хокукларына чикләү булырга тиеш түгел. Шул исәптән товарны фотога төшерүгә дә каршылык була алмый, әгәр теге яки бу гамәлләр Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясе халыкара шартнамәләре таләпләрен бозмаса. Шул рәвешле, теләгән һәр кулланучы, хокук бозуга тарыган очракта, мәсәлән, аны кәрәзле телефон камерасы ярдәмендә үзенә теркәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев