САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Илексаз мәктәбендә “Коррупциягә каршы көрәш” темасына сыйныф сәгатьләре узды

Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе - коррупция. Бу бер кеше өчен генә түгел, ә халык, милләт язмышы өчен дә куркыныч. Җәмгыять төзелешендә намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек кебек гомумкешелек сыйфатлар мәңгелек...

Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе - коррупция. Бу бер кеше өчен генә түгел, ә халык, милләт язмышы өчен дә куркыныч.
Җәмгыять төзелешендә намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек кебек гомумкешелек сыйфатлар мәңгелек булып кала.
Әлеге дата уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар оештырылды, китапханәдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды.
Мәктәптә укучылар белән "Коррупциягә каршы көрәш" темасына сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләренең төп максаты - коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. Коррупциягә каршы тәрбия алымнары, күбесенчә, укытучының материалны ничек итеп җиткерүенә бәйле. Монда, әлбәттә, укытучының зирәклеге, методик осталыгы, психологик яктан йогынтысы зур роль уйный.
Шулай ук мәктәптә "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән рәсемнәр ясатылды. Укучылар үз эшләрендә коррупция турында нәрсә белүләрен һәм аны ничек итеп күзаллауларын башкаларга җиткерделәр.
Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Бу тамырны юкка чыгаруы гына бик җиңел түгел. Әмма бу битарафлык күрсәтсәң дә ярый дигәнне аңлатмый. Тамырын корытыр өчен яңа идеяләр кирәк. Халыкның мәдәнияте, белем дәрәҗәсе һәм әхлак темасы иң беренче урында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев