САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Һәр кеше үз хокукларын һәм законнарны белергә тиеш

Телефонсыз —ике кулсыз.

Һәр кеше үз хокукларын һәм аларны саклый торган законнарны белергә тиеш. Кулланучы буларак, һәрберебез кибеттән ни дә булса сатып ала, һәм сыйфатсыз продукциягә юлыкмас, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Сатучы гаепле, дип әйтү дөрес түгел, чөнки җитештерүче таләпләрне бозган очраклар еш күзәтелә. Шулай ук товарны китерүченең үз бурычларын үтәмәве дә сәбәпче булырга мөмкин. Кулланучылар хокукларын белү беркемгә дә зыян итмәстер.
Ел саен 15 март көнне Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, һәм ул нинди дә булса шигарь астында уза. Быелгы бәйрәмнең девизы: «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».
Аерылгысыз өлеше ясалма интеллект булган цифрлар дөньясы, кешелекнең төрле өлкәләренә үтеп кереп, икътисад, медицина һәм сәнәгать үсешенә зур йогынты ясый. Ясалма интеллектның күп кенә өстенлекләренә карамастан, цифрлы технологияләр өлкәсендә кулланучыларның иминлеген һәм намуслылыгын саклау буенча тискәре нәтиҗәләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, цифрлашкан чыганакларның ялган мәгълүмат тарату һәм конфиденциальлекне бозу белән бәйле очраклары. Төрле чатларда ясалма интеллектлы электрон ярдәмче хезмәтеннән файдалану нәтиҗәсендә, кулланучы үз сорауларына дөрес булмаган җаваплар алырга һәм тискәре нәтиҗә ясарга мөмкин.
Хәзерге вакытта ясалма интеллектның хокукый статусы закон тарафыннан билгеләнмәгән, һәм ачык чыганакларга эләгә торган дөрес булмаган яисә ялган мәгълүмат тараткан өчен кем җаваплы икәнлеге ачыкланмаган һәм билгеле дә түгел. Кулланучылар оешмалары, барлыкка килә торган технология гаделлек һәм җаваплылык принципларына нигезләнгән булсын өчен, әлеге проблемаларны хәл итүне яклап чыгалар. Белгечләр кулланучыларга уяу булырга һәм алынган мәгълүматларның дөреслеген кат-кат тикшерергә киңәш итәләр.
Көлке, әмма факт бу, җәмәгать. Хәзерге тормышыбызны, эшебезне телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Барлык яңалыклар, башкаларга күрсәтәсе килгән үзгәрешләр — нәрсә ашаган, кая барган, кем белән очрашкан, хәбәрләр, игъланнар — шул смартфоннарда. Хәтта җыелышларны, күрешүләрне, очрашуларны да шул мобиль җайланма алмаштыра.
Аралашу чарасыннан тыш, аны күңел ачу өчен дә кулланалар. Кемнәрдер өчен ул — акча эшләү, бизнес коралы. Ничек кенә булса да, берсе дә тыелмый. Кем ничек куллана ала, һәркемнең — үз ихтыярында. Мобиль телефон сайлаганда, нәрсәләргә аеруча игътибар бирергә соң? Аның корпусы әһәмиятлеме, әллә өстәмә функцияләреме?
Әлеге сораулар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

— Мобиль телефон сайлаганда, иң элек нинди маркаласын алу хакында ныклап уйларга кирәк. Элекке модельне яңасына алмаштырасызмы, гомумән икенче төрлене аласызмы — аерма булачак. Бәяләре һәм функциональ мөмкинлекләре буенча телефоннар аерылалар. Әгәр моңа кадәр кулланмаган модельләргә тукталсагыз, алачак телефоныгыз хакында социаль челтәрләрдә башкалар язган фикерләрне уку бер дә зыянга булмас. Төгәл бер фикергә килгәннән соң, тагын нәрсәләргә игътибар итәргә? Беренчедән, телефонның сертификаты һәм Элемтә министрлыгы, ГОСТка туры килүе хакында декларациясе булырга тиеш. Телефонда, тартмасында һәм *#06# кодын керткәннән соң күрсәтелгән серия номерлары туры киләме? Меню, дисплей көйләнәме? Заряд бирү җайланмасы, рус телендәге инструкциясе бармы? Боларның барысын да тикшерергә кирәк. Гарантия талоны белән касса чегын алырга онытмагыз. Талонда телефонның маркасы, моделе, серия номеры, фирма адресы, сатылу көне язылган, мөһер һәм сатучы имзасы куелган булырга тиеш. Телефон сатып алганда, барлык документларны да ныклап уку зарур, — диде үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев