САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Бәйсез экспертиза үткәрә алмый торган затлар ачыкланды

2018 елның 11 октябрендә кабул ителгән 362 санлы федераль закон нигезендә “Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актларның проектларына корруциягә каршы экспертиза үткәрү турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертелде.

 Әлеге үзгәрешләр нигезендә халыкара һәм чит ил оешмалары норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрә алмыйлар. Шулай итеп, түбәндәге затларга бу гамәл тыела: 
- чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга; 
- тәмамланмаган яки өсләреннән алынмаган хөкеме булган Россия гражданнарына; 
- дәүләт органнарында һәм оешмаларында эшләүче яки ышанычны югалткан затлар реестрына кертелгән Россия гражданнары; 
- чит ил агентлары функцияләрен башкаручы коммерциянеке булмаган оешмалар. 
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев